Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит илдә акчаң бармы?

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе исегезгә төшерә: 2018 нче елның 1 мартыннан 2019 нчы елның 28 февраленә кадәр салым түләүчеләр үзләренең чит илдәге активлары һәм счетлары турында хәбәр итә ала.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе исегезгә төшерә: 2018 нче елның 1 мартыннан 2019 нчы елның 28 февраленә кадәр салым түләүчеләр үзләренең чит илдәге активлары һәм счетлары турында хәбәр итә ала. (Бу хакта 2015 нче елның 8 июнендә кабул ителгән “Физик затлар тарафыннан банклардагы активларын һәм счетларын (кертемнәрен) ирекле рәвештә декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 140-ФЗ санлы Федераль законда язылган).

Ирекле рәвештә декларацияләү элек булган салым, таможня һәм валюта законнарын бозулар өчен җаваплылыктан азат итүгә юнәлтелгән һәм шулай ук активларны номиналь хуҗадан бенефициар (реаль) хуҗага салым түләмичә тапшырырга мөмкинлек бирә.

Махсус декларациянең формасы һәм аны тутыру тәртибе Россия ЫФедераль салым хезмәтенең www.nalog.ru рәсми сайтында “Махсус декларация” бүлегендә бирелгән (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/specdecl/).

Россия Федераль салым хезмәте махсус декларацияләрнең конфиденциаль саклау режимын тәэмин итә. Аның бу мәгълүматларны өченче затларга тапшыру һәм салым контроле чараларын башкару максатында файдалану хокукы юк.

Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләр өчен мәгълүмати брошюра да (https://www.nalog.ru/rn77/about_fts/brochure/) әзерләде. Әлеге брошюрада чит илдә бизнесың яисә активларың булганда Россия Федерациясендә салым түләү тәртибе, чит ил активларын һәм счетларын декларацияләү турында башка бик күп мәсьәләләр яктыртылган.  

Ленар Фәссахетдинов,

дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев