Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чистарындык! Яшәрәбезме?

Ел саен язгы чорда – апрель-май айларында оештырылучы чисталык икеайлыгы төгәлләнеп килә. Икеайлык дәвамында кар катламы астыннан баш төрткән чүп-чар белән көрәш барды.

Хәер, көрәш дип әйтү килешеп тә бетмәс. Районда чисталыкка, җирлекне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Чистарту, төзекләндерү эшләре даими баргач, чүп-чар да күп түгел кебек. Озын-озак кыштан соң территорияне гадәти чистарту эшләре инде нигездә. 
Икеайлык дәвамында район буенча өмәләрдә 8220 кеше катнашкан,115 берәмлек техника җәлеп ителгән. Чисталык икеайлыгы дәвамында гына да 1251 кубометр күләмендә чүп түгелгән! Гади тел белән әйтсәк, 125 “КамАЗ” машинасы чүп, дигән сүз. Бу кадәр чүп каян чыга диген?! Адәм баласы яхшырак яшәгән саен чүбен дә күбрәк чыгара, күрәсең.
Авылларда чүп җыю оештырылу белән чүплекләрне юк итү буенча эш башланды. Район буенча барлыгы 300дән артык чүплек эттерелгән! Күз алдыгызга китереп карагыз: авыл саен берничә чүплек бар иде. Ферма тирәләренә, болынга, елга-күл буйларына халык тиресен дә, бакчасыннан чыккан чүп-чарын да түкте, иске җиһазын ташларга да кыенсынмады. Хәер, чүплекләрне юк итү буенча эш баруга һәм махсус службалар йорт борынча чүп җыюга карамастан, бүген дә теләсә кая чүп түгүчеләр бар. Үзебез сулыйсы һава, үзебез, балаларыбыз яшисе җир, югыйсә!
Бүген элеккеге чүплекләр урынына агачлар утыртыла. Язгы чорда гына да районда 6927 агач, 793 куак утыртылды. Шуларның күпчелеге район үзәгенә һәм Симәк, Тойгелде авыл җирлекләренә туры килә. Мөслимдә – 2228, Тойгелдедә – 1350, Симәктә 1800 агач утыртылды, ди инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Ландыш Сәйфуллина. Яшелләндерү эшләрендә бөтенләй катнашмаган җирлекләр дә бар. Әмәкәй, Мәлләтамак, Түбән Табын һәм Рус Шуган авыл җирлекләрендә быел бер агач та утыртылмаган. 
Агачларны тәрбияләргә кирәклеген дә истән чыгармыйк. Урамнарнарны бизәгән яшь үсентеләр күпвакыт суга тилмерә. Капка төбендә утырган агачны тәрбияләү, су сибү түгел, махсус корытучылар да бар икән. Агачларга су сибү – саваплы гамәл. Үсентеләрне шефлыкка алыгыз әле, райондашлар! Уйлап карасаң, яшеллек матурлык өчен генә түгел, кислород чыганагы да бит әле. Бер агач тәүлегенә өч кешегә җитәрлек кислород бүлеп чыгара. 1 гектар мәйдандагы яшеллек сәгатенә 8 литр углекислый газ йота һәм 30 кешене һава белән тәэмин итәрлек кислород бүлеп чыгара. Йортлар арасына утыртылган агачлар урам шау-шуын да киметә. Агачлар бүлеп чыгарган фитонцидлар инфекция чыганакларын да юк итәргә сәләтле. Табигатьтә кешелек дөньясы өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Без – кешеләр генә безне ашаткан, киендергән җир-анабызны кадерлисе урында, зыян салудан туктый алмыйбыз. 
Римма Афзалова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев