Чишмәсе тау астында ди, Инеше – Түреш икән...
Узган шимбәдә Түреш авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Түреш авылына 1921 елда нигез салынган. Исеме авыл янәшәсендә агучы Түреш (Түр инеш) елгасы исеменнән алынган, диләр. “Авыл халкына хас бер үзенчәлек бар. Ул – белемгә омтылыш, укымышлылык”, – дип яза Мөҗәһит Әхмәтҗанов авылның 100 еллыгына багышлап нәшер ителгән “Авылдашлар” китабында.
Кечкенә генә Түреш авылыннан хезмәтләре орден-медальләр белән бүләкләнгән, атказанган исеменә лаек булган укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, очучылар, нефтьчеләр чыккан. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре – шагыйрьләр Харрас Әюп, Ләбиб Лерон, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов исемнәре генә дә ни тора!
Юбилей Харрас чишмәсе янында азан белән башланды. Көянтә-чиләкләр белән чишмәдән су алып кайтучы авыл чибәре Харрас Әюпның “Таң суы” шигырен сөйләде. Юбилей тантанасын Түреш егете – район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов ачты. Ул авылның тарихына да тукталды.
Түрешнең тагын бер сөекле улы – Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов авылның күренекле шәхесләрен искә алды.
– Авылым кешеләре белән горурланам, – ди Мөҗәһит абый. – Авылдан читкә китеп, укуымны дәвам иткәндә дә, эшемне башкарганда да, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә – беркайчан да Түрешемне онытмадым. Туган авылым һәрвакыт уемда булды. Тормыш юлдашымны да Түрештән ерак түгел – Дусай авылыннан сайладым.
Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та:
– Түрештә печәнгә йөрдек, көтү көтәргә, умарта карарга өйрәндек (Түрештә һәр ихатада умарта бар!). Түрешнең бүген дә сыйфатлы саклануына, анда халык яшәвенә сөенәбез. Халык яшәмәсә, юллар эттерелмәсә, авылга кайтасы килмәс иде. Киләчәктә дә урамнар тулып, нигезне саклаучылар булып торсын! – диде Азат Әхмәтҗанов, авылдашларына ихлас теләкләрен җиткереп.
Чара Түрештән чыккан күренекле шәхесләр, балалар, оныкларның чыгышлары – истәлекләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Алар, түрешлеләрнең чыннан да җыр-моңга оста, тырыш булуын раслады. Бәйрәмдә өлкән буын вәкилләренә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Юбилейда түрешлеләр лаеклы рәвештә авылдашларын хөрмәтләде, киләчәк буын – яшьләрнең сәләтен, осталыгын күрсәтте.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев