Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикләүләрне үтәмәгән өчен

Элек хөкем ителгән ир-ат административ күзәтчелек таләпләрен бозган өчен хөкем ителде.

 Район прокуратурасы элек хөкем ителгән Мөслим авылы кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 314.1 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда (федераль закон нигезендә суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү) гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, 2019нчы елның гыйнв арында хөкем ителүчегә карата суд карары белән административ күзәтчелек һәм административ чикләүләр билгеләнгән. Ул төнге вакытта өеннән чыкмаска, теркәлү өчен эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри рәвештә килергә тиеш булган. Әмма хөкем ителгән ир-ат административ күзәтчелек астында булу вакытында берничә тапкыр административ хокук бозган, административ чикләүләрне үтәмәгән, аерым алганда, төнлә өендә булмаган, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән.

Әлеге ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа сигез айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Карар законлы көченә кермәде.

Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев