Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикләүләр кертелә

Эпидемиологик вәзгыятьнең начарлануы һәм вакцинация темплары әкрен баруы сәбәпле Татарстанда яңа чикләүләр кертелде.

11 октябрьдән вакцинация үтүне раслаучы QR-код яки соңгы алты ай эчендә коронавирус (авыруның расланган булуы шарт) белән авыруы турында белешмәсе булганнар гына җәмәгать урыннарында йөри ала.

Мәдәни һәм спорт чараларын үткәргәндә залдагы халык саны 50 проценттан артмаска тиеш. Оештыручылар һәм чарада катнашучыларның вакцинация үтүен раслаучы QR-коды яки соңгы алты ай эчендә коронавирус йоктыруы турында белешмәсе бар икән, залны 70 процент тутырырга мөмкин. Спорт залларына, бассейннарга, театрларга һәм кинотеатрларга халык QR-код белән генә кертелә. Кунакханәләрдә халык саны 50 проценттан артырга тиеш түгел.

Кафе-рестораннарга, фитнес-үзәкләргә һәм мәйданы 400 кв. метрдан зуррак булган кибетләргә бары QR-код белән яки соңгы алты айда Ковид-19 белән авыруны раслаучы белешмә булганда гына керергә мөмкин.

Вакцинация үтмәгән 65 яшьтән өлкән гражданнар изоляциягә китә. Бу очракта өлкәннәргә өйдән ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, коронавирустан вакцинация ясату яки чүп түгү өчен генә чыгарга мөмкин. Өйдәге эт яки песине урамга алып чыкканда йорттан 100 метрдан да ерак китәргә ярамый. Азык-төлек алу өчен иң якын азык-төлек кибетенә барырга рөхсәт ителә. Әлеге чикләүләр вакцинация ясаткан өлкәннәргә кагылмый.

Вакцинацияне тулаем үткәннән соң 1 тәүлек эчендә “ТР дәүләт хезмәтләре” порталына электрон сертификат килә. QR-код әлеге сертификатта күрсәтелгән. СНИЛС күрсәтелмәгәндә, мәгълүматлар регистрга дөрес кертелмәгәндә, вакцинация үтүче көндәлегендә прививка ясату факты расланмаганда сертификат күренмәскә мөмкин. Бу очракта вакцина ясаган хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә яки 122 телефоны аша кайнар линиягә шалтыратып, мәгълүматларыгызны тикшертергә була.

Татарстан Республикасының баш санитар табибы Марина Патяшинаның 11 октябрьдә чыккан карары нигезендә Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри дип куелды. 9 ноябрьгә кадәр – вакцинаның беренче компонентын, 7 декабрьгә кадәр икенче компонентны ясату шарт. Әлеге даталарга кадәр вакцинация ясатмаучылар эштән читләштереләчәк. Бу карар табиб билгеләмәсе нигезендә вакцинация рөхсәт ителмәгән очракларга кагылмый. Оешма-предприятиеләрдә вакцина ясатучылар саны коллективның 80 процентыннан да ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев