Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чөгендер үстерү - табышлы шөгыль

“Намус” агрофирмасы бөртеклеләрне урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләгән иде. Бүген агрофирмада икенче урак башланды. 

“Намус” агрофирмасы бөртеклеләрне урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләгән иде. Бүген агрофирмада икенче урак башланды. 

Хәбәр итүебезчә, агрофирма быел 4808 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде. Икенче ел үстерелүче әлеге төр культура ел саен мул уңыш белән куандыра. Узган ел гектар биреме буенча республикада алдынгылар рәтендә иделәр. Быел да сынатмыйлар: һәр гектардан 416 цетнер татлы тамыр чыга.

– Шикәр чөгендере үстерү – аеруча табышлы юнәлешләрнең берсе. Быел аның дүрт төрле сортын чәчтек. Чөгендерне утырту, тәрбияләү, игү – болар барысы да Американың “Амити” инновацион технологиясе нигезендә башкарыла. Зәй шикәр заводына көн саен 4000 тоннадан артык чимал озатыла. Завод озак вакытка саклауга бары тик бездә үстерелгән чөгендерне генә сала. Татлы тамырның тулай җыемы чама белән 140 мең тонна тәшкил итәчәк. Бүгенге көнгә барлыгы 50 мең 300 тонна уңыш җыеп алынды. Чөгендер алуны 10-15 октябрьләргә төгәлләрбез, дип уйлыйбыз, – ди агрофирма директоры Фәрит Гыйрфанов.

“Aмити” технологиясенең асылы татлы тамырны үстерү, җыю һәм саклауның оригиналь ысулларын кулланудан гыйбарәт. Яңа технологияне гамәлгә кертү чөгендер җыю тизлеген 24 процентка арттырырга, технологик процессларны җиңеләйтергә, үсемлекләрне саклау чараларын куллануда чыгымнарны киметергә, шулай ук татлы тамырны аз югалтулар белән сакларга ярдәм итә. “Aмити” технологиясе чөгендернең шикәрлелеген арттырырга да мөмкинлек бирә. Бу исә шикәр җитештерүдә бик мөһим күрсәткеч, ди белгечләр.

Бүгенге көнгә барлык мәйданның 1210 гектарында уңыш җыеп алынган. Басуда “Амити” маркалы берьюлы унике рәт ала торган биш комбайн эшли. Комбайннардан татлы тамырны “Джон Дир” һәм “МТЗ-1221” тракторлары белән кагатка ташыйлар. Техникаларны бу эштә үзләренең осталыкларын күрсәткән тырыш егетләр Илсур Нәгыймов, Радик Хәсәнов, Илсур Солтанов, Антон Макаров, Мөнәвир Кәримов, Рамил Һәдиуллин, Николай Кузнецов, Илгиз Солтанов, бертуган Айдар һәм Сирень Шәйгәрдановлар иярли. Алар көн саен 200 гектарга якын мәйданда эш башкаралар. Эдуард Кәримов һәм Максим Тазов “ROPA maus” погрузчигында эшли куялар. Шикәр заводына алар көн саен 200ләп “КамАЗ” татлы татлы тамыр төяп озата.

– Һава торышы коры булганда озынайтылган сменада сөенә-сөенә эшлибез. Бар техникаларыбыз да яңа, заманча бит. Шуңа күрә дә ватылып туктап торган юк. Хезмәт хаклары вакытында күчә, көн дәвамында дүрт тапкыр ашаталар. Җитәкчеләребез дә көн буе басуда, безнең янда. Әзгә генә тукталсак та, хәзер яныбызга килеп җитәләр, нинди дә булса проблема килеп туса, шул арада хәл итәләр. Эшебез шулай көйле, оешкан төстә баргач, безгә дә күңелле, – ди агрофирма оешканнан бирле биредә хезмәт куючы Сирень Шәйгәрданов.

Һәр эшнең тиешле темпларда, оешкан төстә баруы җитәкчегә бәйле диләр. Ә “Намуста” җитәкчелек тә, хезмәткәрләр дә барысы бердәм коллектив булып тупланган. Шуңа күрә дә алар һәр кампанияне беренчеләрдән булып башлыйлар һәм төгәллиләр. 

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев