Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар үсә

Бүген 2004-2011 елгы егет-кызлар арасында армрестлинг буенча район беренчелеге үтте. Спортчыларның һәркайсы үз үлчәү категориясендә уң һәм сул кул белән басып көч сынаштылар һәм ике җиңелүдән соң ярыштан чыга бардылар.

Нәтиҗәдә кызлар арасында 45 кг кадәр үлчәү авырлыгында
Илзирә Зиннурова җиңү яулады. 2 урында - Аделина Габдуллина. 80 кг кадәр авырлыкта Илина Бариева - 1, Азалия Юнысова 2 урынны алды. Рузилә Муллакаева 3 урынга чыкты. 
Енетләр арасында 35 кг кадәр үлчәү категориясендә Ренат Харисов җиңүгә иреште.
Айвар Саетгалиев 2 урынга чыкты, Ислам Бариев 3 урынны алды.
45 кг кадәр үлчәүдә
Илдар Зиннуров җиңүгә иреште. Искәндәр Зарипов - 2, Кәрим Салахов 3 урынга лаек булды. 55 кг кадәр авырлыкта Ранис Гайсин беренчелекне алды. Шамил Ильясов - 2, Адель Мирзаянов 3 урынны алды. 60 кг кадәр үлчәү категориясендә Раян Хәйруллин җиңүгә иреште. Айзат Әхмәдуллин белән Ришат Хәйдәров 2-3 урынны бүлештеләр.  
2004-2006 елгы егетләр арасында 60 кг кадәр авырлыкта Ислам Гайнуллин җиңү яулады. 
Данияр Хәбибуллин - 2,  Әмир Кабмов - 3 урында.
65 кг кадәрге егетләр арасында Ранис Сөләйманов беренчелекне алды. Вадим Исанаев - 2, 
Айнур Садриев - 3 урында. 
75 кг югары үлчәү категориясендә Илһам Бариев җиңү яулады. Илдан Әһлиев белән Рәфгать Әхмадиев 2-3 урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев