Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар әле булачак!

Мөслимебездә узган ел сафка баскан “Тамчы” йөзү бассейнына балалар да, өлкәннәр дә яратып йөри. Мөслимлеләр генә түгел, җирлегебезгә кайткан кунаклар да үз итә яңа бассейнны.

– Яңа йөзү комплексында 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны эшләнде. Суның сыйфатын тикшерү өчен химик лаборатория, душ, киенү- чишенү бүлмәләре, административ һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре бар. Бинаның гомуми мәйданы 1484,5 кв. метр тәшкил итә. “Премиум” корпусында бассейннар өчен махсус җайланма – вентиляция куелды. Уңай микроклиматы, душ, персонал өчен махсус бүлмәләр булган объект күңел күтәренкелеге бирә, – ди спорт мәктәбе җитәкчесе Илшат Фазлыев.

Сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен дә уңайлыклар каралган: аерым душ бүлмәләре, суга төшү җайланмалары эшләнгән.

– Су коенучыларга бөтен мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырылган. Матур җырлар тыңлый-тыңлый йөзәбез, коенабыз. Бик унайлы бассейн, кыр-кырлары бик яхшы итеп эшләнгән, дияр идем. Почмакларына бәрелә калсаң, сыдырыла-киселә торган түгел, – ди райондашыбыз Динар Нуриев. – Бассейнга атнага өч- дүрт мәртәбә барам. Абонемент алсаң, отышлырак кебек.

“Тамчы” бассейны республика бюджеты акчасына төзелде. Объект узган елның 10 сентябрендә кулланылышка тапшырылды. Бассейн дүшәмбе һәм якшәмбе көннәреннән тыш 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Бассейнны балалар үз итә. Тренерлар Алмаз Дәүләтшин, Алмаз Латыйпов һәм Фәрхад Хәбибуллин кул астында бүген 87 бала шөгыльләнә.

– Кыска гына вакыт эчендә калкып чыккан әлеге объект күптән көтелгән бүләк булды. Йөзүчеләр саны көннән-көн арта. Йөзәргә өйрәнергә теләүчеләр дә аз түгел. Балалар бассейнының тирәнлеге 0,80 сантиметрдан башлап бер метрга кадәр, зурларныкы – 1,40-1,80 метр тирәнлектә. “Тамчы” бассейны дөнья һәм олимпия чемпионнарын әзерләр, дип уйлыйм. Өметле егет- кызлар бар: Динар Шәфигуллин, Айзат Галимҗанов, Амира Шәйхразиева. Укучылар командасы мәктәп олимпиадаларында биш ел рәттән призлы урыннар яулый. Шәхси беренчелектә республика чемпионы исемен алган йөзүчеләребез киләчәктә дә сынатмас, дип ышанам, – ди Алмаз Дәүләтшин.

Бассейндагы түгәрәкләргә 1-6 сыйныф укучылары йөри. Узган ел “Тамчы” бассейнында районара ярышлар үтте, Мөслим егет-кызлары беренче урыннарны яулады. Яңа елдан соң йөзүчеләр Әгерҗе, Зәй, Чистай шәһәрләрендә узган ярышларда осталыкларын күрсәтте. Бүген алар Түбән Кама һәм Чистай районнарында узачак ярышларга әзерләнә. Минзәлә шәһәрендә узачак республикакүләм йөзү ярышында Мөслимнән биш укычы катнашыр, дип көтелә.

– Оныгым әлеге бассейнга ачылу белән йөри башлады. Бассейнның “Кояшлы Ык” ял зонасында булуы ошый. Җәяүлеләр өчен дә уңайлы, машина белән килүчеләргә парковкасы бар. Шәһәрләр көнләшерлек бассейн озын гомерле булсын иде! – ди Газимә Җәлилова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев