Чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләгән хуҗалыклар билгеле
Районда билгеләнгән мәйданнның 92 процентында чәчү эшләре тәмамланды.
“Намус”, “Туган як” агрофирмаларында, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм аграр көллият филиалында чәчүне беренчеләрдән төгәлләделәр. “Август-Мөслим” агрофирмасында, “Исламов”, “Авзалов” хуҗалыкларында да финишка якынлашалар. Игенчеләр 9 мең гектарда сабан культураларын тамырдан тукландырды. Бер үк вакытта басуларны чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү дә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев