Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчүлекләрнең торышы ни хәлдә?

Район башлыгы 5 июнь көнне иртәнге биштән басу-кырларда булды. Районыбыз аксакаллары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә чәчүлекләрнең торышына бәя бирелде. 

– Район буенча, тулаем алганда, чәчүлекләрнең торышын яхшы дип бәяләрлек, барлык аграрийлар да технологик алымнарны үтәп эшлиләр. Ләкин кайбер урында кисәтүләр дә ясалды. Көннәр матур торып, яңгырлары вакытында явып, тир түгеп хезмәт куйган механизаторларыбызга лаеклы хезмәт хакы алырга язсын! – диде хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров.


Район башлыгы “Туган Як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларының тәҗрибәле делянкаларының уңышка бер адым булып торуына басым ясады. Бәхәссез, фәнни алым эштә югары нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев