Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчкә дә тәрбия кирәк

Чәчне бераз корытыр өчен, язга чыккач, җиңелчә перманент ясый аласыз. Мелировка ясау яки буяу да майлы чәчне корытып җибәрә.

* Чәч очлары сынучан булганда аның очын кистерегез һәм дәвалый башлагыз. Башны юганнан соң чәчкә бальзам сөртү файдалы. Бал, зәйтүн мае һәм йомырка агын кушып, маска ясагыз. Чәч юганда баш тиресенә, массаж ясый-ясый, шуны сеңдерегез. Юеш чәчне тарау, сөлге белән ышку киңәш ителми. Зәгыйфь чәчне кайнар фен белән киптерү – тагын да зыянлы! Яртылаш кипкән чәчне салкын фен белән – чәч тамырларыннан башлап очларына таба киптерегез. 
* Көнгә якынча йөз чәч бөртеге коелса, куркыныч түгел. Күбрәк икән, димәк, сезгә махсус белгеч – трихологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
* Коры чәчне җимеш, минерал, май һәм витаминнар кергән шампуньнар белән юарга киңәш ителә. Чәч тамырына әрекмән мае сөртү дә файдалы. Майлы чәчне кайнар су белән юмагыз. Сезгә составында ак балчык булган маска ярдәм итәр. Бальзамны исә чәч очларына гына тидерегез.
*Чәчне бераз корытыр өчен, язга чыккач, җиңелчә перманент ясый аласыз. Мелировка ясау яки буяу да майлы чәчне корытып җибәрә.
*Юеш чәчне тарау яки үреп кую чәчнең сынучанлыгын китерә! Төнгә бигуди урап кую да зыянлы. Урамга дымлы чәч белән чыгу ярамаганлыгы турында әйтеп тә торасы юк. 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев