Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чайка” фермер хуҗалыгын Рәсәй киңлекләрендә беләләр.

Районыбыз кошчыларының даны республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә таралган. Кошчылык тармагына нигез салган Дамир Шәнгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгын Рәсәй киңлекләрендә дә беләләр.

Үз эшен чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатудан башлаган “Чайка” фермер хуҗалыгы соңгы вакытта төрле вакциналар ясау өчен кулланылучы эмбрион җитештерү белән дә шөгыльләнә башлады. “Чайка” – Россиядәге әлеге фабрика белән эшләүче бердәнбер хуҗалык. Монда эмбрион алу өчен 80 мең тавык тәрбияләнә, ә киләчәктә аларның саны 120 меңгә җитәчәк. Өч көн саен Рязань шәһәрендә урнашкан эмбрион эшкәртү фабрикасына 130 меңнән алып 140 меңгә кадәр эмбрион озатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев