Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чананы җәйдән арбаны кыштан әзерлә - "Туган як" агрофирмасы кышка әзер

Авыл хуҗалыгы тармагы ел дәвамында тынгысыз хезмәт тәлап итә торган өлкә. Биредә кышын да, җәен дә һәрвакыт урак өсте. Авыл хезмәтчәннәренең терлекләргә азык әзерләү вакытын урак өсте белән чагыштыруым да юкка түгел. Чөнки, җитәрлек күләмдәге һәм яхшы сыйфатлы терлек азыгы - кышлату чорының иң әһәмиятле өлеше булып тора.

Һәр эштәгечә "Туган як" агрофирмасы әлеге юнәлештә дә өлгерлек күрсәтә. Бүгенге көндә агрофирманың Югары Табын бүлекчәсендә 8100 тонна печән әзерләнгән, бу куелган план 100 % итеп башкарылган дигән сүз. Печәнне биредә яшь бозаулар өчен йомшак үләннән, ә калган терлекләр өчен люцерна һәм люцерна белән костерны бергә кушып әзерлиләр. Әзерләнгнә печән рулоннары складларга һәм территориягә кайтарып өеп куелган.Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә печән һәм яфраказык әзерләү дәвам итә. Ләкин, бар җирдә дә бертөрле эш оештырылмаган. Атналык киңәшмәдә дә район башлыгы Рамил Муллин һәр җирдә дә оешкан төстә эш алып баруны максат итеп куйды. Һәр юнәлештә дә алдынгылыкны бирмәүче "Туган як" агрофирмасы, азык әзерләүдә дә өлгергәнлек күрсәтә. Бүгенге көнгә агрофирманың Югары Табын бүлекчәсендә печән әзерләү эше тәмамланган, 1000 тонна сыешлы бер баз инде тулган, икенче базны тутыру дәвам итә. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков терлек азыгы җитәрлек һәм яхшы сыйфатлы итеп әзерләнде ди. Сенаж салуда тракторчылар Мансур Каюмов һәм Сиренад Биктаһиров, машина йөртүчеләр Азат Галиев, Илдар Нуруллин, Ринат Абдуллин, Флүр Маулавиев, Сәлихҗан Миңневәлиев, Вахит Сәүбәнов һәм Мансур Каюмовлар тырыш хезмәт куялар. Ильназ Вагыйзов кайткан машиналарның санын алып бара һәм сыйфатлы һәм яхшы әзерләнсен яшел массага биопрепарат сибүне башкара. Димәк, салынган сенаж ачып, күгәреп ятмас, ә хуш исле, яхшы сакланган ризык буларак терлекләргә барып җитәр дигән тулы ышаныч бар. Шулай ук хуҗалыкта кышлату чоры өчен 200 баш сыерга исәпләнгән өч торак ремонтлана. Бүген хуҗалыкта бер сыердан көненә 14-15 литр сөт савыла, гомуми савым 4800 литрны тәшкил итә, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда бу күрсәткеч бер мең литрдан артыграк.

"Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" - дип юкка гына әйтми халык мәкале. Ә "Туган як" агрофирмасының чанасы күптән әзер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев