Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда онкология үзәге төзеләчәк

Онкология үзәге төбәк статусында булачак, аңа барлыгы 1,2 млн кеше беркетеләчәк.

Төзелешне 2021 елда төгәлләү көтелә.

(«Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда онкология үзәген төзүгә керештеләр. Объектны федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 1,3 млрд сум ярдәмендә төзү мөмкин булды. Быел шәһәр 651 млн сум күләмендә беренче траншны алачак.

Хәзер төзелеш мәйданчыгында фундамент салу бара. Бина ике корпустан торачак: амбулатор-поликлиника һәм радиология корпусы. Эшләрне 2021 елда төгәлләү көтелә.

Онкология үзәге төбәк статусында булачак, аңа барлыгы 1,2 млн кеше беркетеләчәк.

«Кама аръягының тугыз районыннан 38 мең авыру медицина ярдәмен ала алачак, Чаллыда шуларның 16 меңе яши. Һәр ел саен бу сан, ким дигәндә, 2 мең кешегә артачак», — диде Республика онкология диспансерының Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хаҗиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев