Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чаңгы юлы – 2019” ярышы старт ала

Барлык мөслимлеләрне һәм кайткан кунакларны әлеге чаңгы юлларына чакырып калалар.

Районда ХХIХ кышкы спартакиада уеннары старт алды. Мөслимнең универсаль спорт залында оешма-предприятие, авыл җирлекләренең спорт командалары 2-3 февраль көннәрендә волейбол, бадминтон ярышларында көч сынашты. Уеннар бу атнада да дәвам итәчәк. 8 февраль көнне ир-егетләр баскетбол уенында көч сынашачак. 9 февраль көнне иртәнге 10:00 сәгатьтә “Кояшлы Ык” ял паркында (яңа Сабантуй урыны, Ял аланы) “Чаңгы юлы – 2019” ярышы старт ала. Барлык мөслимлеләрне һәм кайткан кунакларны әлеге чаңгы юлларына чакырып калалар. Анда һәркем кайнар ботка һәм шифалы чәй белән сыйлана алачак. 10 февраль көнне кышкы спартакиада уеннары кысаларында троеборье, шахмат һәм шашка уеннары үткәрелә. Ярышлар күңелле булачак. Килми калмагыз!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев