Бәйрәм тантанасында
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда бәйрәм тантанасы үтте.
С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында узган тантанада Ватан сакчыларын ТР Президенты һәм Дәүләт Советы исеменнән республиканың премьер-министры Васыйл Шәйхразиев котлады. Чарада Мөслим районы делегациясе дә катнашты. Аның составында Россиянең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шәфыйков, әфганчылар Данил Госманов һәм Алмаз Солтанов бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев