Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

Октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин бәйрәм котлавын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Агросәнәгать комплексы район икътисадында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлык хәрәкәте үсә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәйданчыкларын булдыру өстендә максатчан эш бара. Аграр тармакта эшләп, районыбызның икътисадын үстерүгә зур өлеш кертүегез, туган төбәгебездә яшәп, балалар үстерүегез, аларга үрнәк булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Хөрмәтле агросәнәгать комплексы уңганнары, тармак ветераннары! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт казанышлары, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, бәрәкәт телим!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев