Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин бәйрәм котлавын җиткерде. Анда мондый юллар: “Илебездә Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан билгеләп үтелә. Социаль-иҗтимагый аренада глобаль үзгәртеп корулар татулык, үзара аңлашып эшләү, бердәмлек ихтыяҗын беренче планга куя. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү – Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да халыклар дуслыгын саклау өчен шартлар тудырды, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле социаль катлау кешеләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерергә мөмкинлек бирде.

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм, зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев