Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел социаль ипотека буенча 693 мәгариф хезмәткәре торакка чиратта тора

2018 елдан башлап Татарстанда ел саен яшь укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре ипотека кредитын өлешчә түләү өчен 600 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә дәгъва итә ала. Бу сумма Дәүләт торак фонды килешүе буенча фатир яки шәхси торак төзелешенә сарыф ителергә мөмкин. Республика конкурс комиссиясе карары белән ел саен шундый 100 грант билгеләнәчәк. Безнең районнан да киләсе елда яшь укытучылар әлеге грантка дәгъва итәчәк, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән. Быел социаль ипотека буенча 693 мәгариф хезмәткәре, шул исәптән 45 яшь гаилә торак алган. Хәзергә Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды исәбендә 2053 мәгариф хезмәткәре чиратта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев