Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйге арты бәйге

Сал. Муханда спортны үстерүчеләргә хөрмәт зур.

Сал. Мухан авылы халкы элек-электән спортка мөкиббән. Бигрәк тә волейбол уеннарын үз итәләр. Ул гына да түгел, әледән-әле ярышлар да үткәрәләр. Заманында бик күп спортчылар тәрбияләгән авылдашлары Шаһит Гатауллин истәлегенә ничә еллар инде ир-атлар арасында волейбол турниры уздыралар. Быел ярышлар егерменче тапкыр үткәрелде.
Үз җирлеге өчен җан атып йөрүчеләр барда таулар да күчерергә була ул. Сал. Мухан яшьләре моны беренче кат кына исбатламый. Тәвәккәлләп, масштаблы чаралар оештыруга да алыналар. Финанс юк дип тормыйлар, үз авылларыннан гына түгел, Метрәйдән, Мөслимнән дә спонсорлар җәлеп итәләр, приз фондын булдыралар, тукландыру ягын да кайгырталар, үзешчәннәр чакырып, ярышларга бәйрәм төсмере дә өстиләр. Турнирны оештыруда Әлфис Авзалов башлап йөри икән. 
Шәһит Гатауллин истәлегенә волейбол турнирын быел да Ватанны саклаучылар көненә туры китереп үткәрделәр. Укучыда “Шаһит Гатауллин кем соң ул?” дигән сорау туар. Ул – заманында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Сал. Мухан мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә көрәш, волейбол секцияләре оештырган, бик күп яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләгән. Аның эшен дәвам итүчеләр булуы сөендерә.
– Укучы кызлар белән дәресләрдән тыш вакытта мәктәптә шөгыльләнәбез. Авыл яшьләре күнегүләрне район үзәгендәге универсаль спорт залында да үткәрә, – ди Сал. Мухан мәктәбенең физкультура укытучысы Динар Булатов.
Быелгы турнирга килгәндә анда районның сигез командасы көч сынашты. Мөслимнән “Илтранс-1” командасы егетләренә тиң булмады. “Юность” волейболчылары – икенче, Сал. Муханның авыл яшьләре командасы өченче урында. 
Сал. Мухан яшьләре 7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, гүзәл затлар арасында да волейбол бәйгесе оештырды. Бәйрәм чорында узган турнирга дистәдән артык команда җыелган иде. Яр Чаллыдан, Сарман районының Илексаз мәктәбеннән, Башкортостанның Яркәй авылыннан килгән спортчылар белән бергә үзебезнең җирлектән сигез команда ярышты. 
– Спортчылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Ярышлар Сал. Мухан мәктәбе спортзалында үтте. Бәйрәм көн булуга карамастан, пешекчеләребез табын әзерләде. Бәйге чын бәйрәм төсен алды, – ди Сал. Мухан мәктәбе директоры Динар Мәгалимов. 
Иртәнге сәгать 9да башланган ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Киеренке бәйгедә Яр Чаллы шәһәренең “Стрела” командасы җиңү яулады. Икенче урында – Мөслимнең “Юность” командасы. Сарман районы волейболчылары өченче урынны алды. Җиңүче командаларга кубок, медальләр һәм кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Турнирның иң өлкән уенчысы һәм иң яшь уенчылар да аерым бүләккә лаек булды.
Сал. Мухан яшьләре киләчәктә авылдашлары – Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Марс Тимергалиев исемендәге призга да волейбол турниры үткәрергә хыяллана. Ә Марс Тимергалиевне белмәгән кеше юктыр. Ул –волейбол буенча республика чемпионнары әзерләгән танылган тренер. Унбиш елдан артык тренерлык иткән спорт ветераны бүген дә спортчыларны ярышларга әзерләүдә катнаша. Аның исеменә үткәреләчәк ярышлар да шулай киң масштаб алыр, дигән өметтә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев