Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай парковканы онлайн рәсмиләштерү

Инвалидлар өчен бушлай парковкалар бөтен илебез буйлап гамәлдә. Инвалид яисә инвалид баланы йөртү өчен файдаланылучы автомобиль өчен бушлай парковкага рөхсәтне хәзер онлайн рәсмиләштереп була.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирергә була. Гаризада автомобильнең номеры, маркасы һәм моделе күрсәтелә. Бушлай парковкага хокукны раслап торасы юк, чөнки бөтен мәгълүмат та инвалидларның федераль реестрыннан (ФРИ) алына. Моннан тыш гаризаны ФРИ сайтындагы “Инвалидның шәхси кабинеты” аша да бирергә мөмкин. Пенсия бүлекләрендә гаризалар кабул ителми. 
Бушлай парковкага рөхсәтне беренче яки икенче төркем инвалид идарә иткән яисә аны (инвалид баланы) йөртүче автомобильгә рәсмиләштерергә була. Бушлай парковка мөстәкыйль йөрү мөмкинлекләре чикләнгән өченче төркем инвалидларга да бирелә. Элек “Инвалид” билгесе алган өченче төркем инвалидлар да әлеге рөхсәтне рәсмиләштерә ала. 
Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә гаризаны бары тик бер транспорт чарасы өчен генә тапшырырга мөмкин. Кирәк булган очракта транспорт чарасы турындагы мәгълүматны үзгәртеп була. Моның өчен яңа гариза тапшырырга кирәк. ФРИдагы соңгы язма актуаль була. Кертелгән мәгълүмат реестрда 15 минуттан күренәчәк. Бу исә реестрга инвалид шәһәр буйлап йөргән такси номерын да кертергә мөмкинлек бирә. 
Реестрга кертелгән мәгълүмат илебезнең бөтен территориясендә гамәлдә. Элек ташламага ия машина номерлары базасы һәр субъектның үзенеке бар иде. 
“Инвалид” билгесен 2020нче елның 1 июленә кадәр рәсмиләштергән гражданнар өчен 6 айлык күчү вакыты гамәлдә. Бу вакыт эчендә алар бушлай парковка хокукыннан файдалана һәм ФРИда транспорт чарасы турында мәгълүмат урнаштыру өчен гариза тапшыра ала.
2021нче елның 1 гыйнварыннан бушлай парковкага хокук булу-булмауны тикшерү бары тик ФРИ мәгълүматлары нигезендә генә башкарылачак. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев