Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлылар белән көрәш янәдән көн кадагында

14 май көнне район хакимиятенең актлар залында коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булган гражданнар белән көрәш мәсьәләсенә кагылган чираттагы киңәшмә узды. Район башлыгы Рамил Муллин җаваплы тармак вәкилләре белән берлек һәр әҗәтле буенча конкрет бурычлар билгеләде.

Узган елдан алып "Мөслим" идарәче компаниясе тарафыннан барлыгы 103 кеше судка бирелгән. Суд приставларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 52 райондашыбыз әҗәтен каплаган. Ләкин тагын шунын кадәр фатир хуҗасының бурычы кала бирә. Рамил Хәмзович һәр бурычлы буенча башкарылган эшләргә анализ ясап, беренче чиратта, зур күләмдә әҗәте булган гражданнарга карата катгый чаралар күрергә кирәклеген әйтте.

Моннан тыш, мөслимлеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен 600 мең сумнан артык бурычы җыелган. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге белгечләре мона һәркем белән дә чүп өчен түләү башкарырга дигән килешү төзелмәве белән аңлатты. Район җитәкчелеге районда яшәгән һәркем чүбен тиешле урынга, ягъни махсус чүп машиналарына чыгарырга һәм, билгеле, бу төр хезмәт өчен түләргә тиеш, дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев