Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурдан кала...

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Сәбәбе – җирлегебездә янгын­нар саны арта.

– Вәзгыять киеренке, – ди гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район Баш­карма комитеты җитәкчесе Рафаэль Де­мидов. – Мөслимдә янгыннар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.

Ел башыннан районда 18 янгын теркәлгән. Узган елның шушы чорын­да 9 янгын булган. Быел янгыннарда бер кеше үлгән, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Февраль аенда районда өч янгын бул­ган. Мөслимдә теркәлгән янгынның сәбәбе мичнең дөрес төзелмәвенә бәйле. Үрәзмәттә көнкүрештәге электр җиһазларын кул­ланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган. Шуганкадагы ян­гын ут белән саксыз эш итүгә бәйле чык­кан. Март аенда тагын ике янгын теркәлгән. Янгыннарның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләр үтәлмәгән.

Апрельдән бүгенге көнгә кадәр теркәлгән янгыннарның күпчелеге коры үлән яндыру нәтиҗәсендә чыккан. Тирә- юнебезне чистартам дип, халык үзе үк үләнгә ут төртә.

– Шәхси секторда чыккан янгыннарның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итүгә бәйле, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урын­басары Алмаз Әфләтунов. – Мондый очра­клар – унбер. Электр җиһазларын куллан­ганда кагыйдәләр үтәлмәү алты янгынга сәбәп булган.

Янгын чыккан әлеге йортларның бары берсенә генә төтен турында автоном хәбәр итү җайланмасы куелган. Һәм бары бер ко­рылма гына иминиятләштерелгән. Коры үләнгә ут төрткән өчен алты райондашы­бызга 12 мең сум штраф салынган.

Коры, эссе көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта. Ут-күздән саклану максатын­да ихатагызда чүп яндырмавыгыз, балалар­ны караучысыз калдырмавыгыз сорала. Бу чорда урманнарга керү дә катгый тыела!

Римма Афзалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев