Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булганнан бар да була. Кул эшләнмәләре остасы Алсу Әюпова белән танышыгыз (ФОТОЛАР)

Бала белән декрет ялында утырганда гадәттә хатын-кыз үзенә әллә нинди шөгыльләр таба. Кечкенә сабыен курчак кебек киендерәсе, матур итеп йөртәсе килә. Бер карасаң, бүген кибеттә дә, базарда да бала киемнәренең ниндие генә юк, акчаң гына җитсен. Әмма әнисенең бар мәхәббәтен, җан җылысын кушып теккән, бәйләгән киемнәр баланы начар күздән дә...

Мөслимдә яшәүче Алсу Әюпова бүгенге көндә улы Ранилне үстерә. Улы тугач, ана булу бәхете белән бергә, төрле кул эшләренә дә ныклап тотына ул. Иң элек улына башлык һәм снуд - түгәрәк муенсалар, бияләйләр бәйли. Аннан икетуган энеләре-сеңелләренең балаларына да бәйләп бүләк итә. Дуслары да Алсу бәйләгән киемнәрне балаларына бик яратып киендерәләр. Бүгенге интернет заманында кемнең ни белән шөгыльләнүен хәзер күреп алалар бит ул. Матур бизәкләр һәм төсләр белән бәйләнгән кул эшләрен күрүче яшь әниләр әлеге башлык һәм снудларны балаларына да бәйләп бирүен үтенәләр, әбиләр исә оныкларына заказ бирәләр.

Һәр гамәлнең башы - балачактан, диләр бит. Алсуны бәйләргә әнисе, әбисе өйрәтә. Берара чигү белән дә мавыгып ала әле ул. Әни булганнан соң, бәйләү белән ныклап кызыксынып китә: интернет челтәреннән төрледән-төрле схемалар, идеяләр алып, аларны тормышка ашыра. Өстәвенә ыргак белән, бөтен гаиләсенә җитәрлек итеп, мунчалалар да бәйли.

Алсуның тагын бер шөгыле - туйларга аксессуарлар ясау. Бу вак һәм четерекле эшкә ул дуслары үтенече белән алына. Бик матур һәм зәвыклы эшләнмәләрне кияү-кәләшләр үз итә.

Төрле гаилә бәйрәмнәрендә Алсу якыннарын төрледән-төрле камыр ризыклары белән дә сөендерә. Кунакка барганда да күчтәнәчкә кибет ризыклары алмый - бизәлгән пироглар, татар халык камыр ризыклары белән бергә, искиткеч тортлар да пешерә. Алсуның, бөтен фантазиясен эшкә җигеп, матур итеп бизәлгән, телеңне йотарлык тәмле торт рецепты белән газетабызның "Аш-су" рубрикасында танышырга мөмкин.

- Кул эшләре кышкы озын кичләр өчен ул. Җәй көне бакча мәшәкатьләре белән вакыт калмый, - ди Алсу.

Кулы эш белгән, хезмәт яраткан кеше тик кенә утыра белми инде ул. Бакчаларындагы матур чәчәкләргә, төрле яшелчә, җиләк-җимешләргә дә Алсуның кул көче кергән. Яшелчә үсентеләрен кыш уртасында ук утыртып, барыннан да алда кыяр, помидор ашый аларның гаиләсе. Теплицада төрле тәҗрибәләр дә ясый үзе - помидорны савытта, тамырын өстә калдырып, сабагын аска таба үрелдереп үстереп, күпләрне гаҗәпләндергән. Быел әнә кәбестәнең генә дә 7-8 төрле сортын йөз төптән артык утырткан. Яшелчә, җиләк-җимешне үстерү генә түгел, алардан кышка менә дигән заготовкалар да әзерли әле ул.

"Булганнан бар да була", дип, нәкъ Алсу кебекләр турында әйтәләрдер ул.

Айгөл Латыйпова.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев