Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу һөнәр минеке

Тәрбияче балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яшәргә тиеш. Тәрбия эше – зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган хезмәт. Шунлыктан тәрбиячегә бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга кирәк.

Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе укучыларны 2016 нчы елның 1 сентябреннән кабул итте. Мәктәпнең төп максаты – укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, укуга, хезмәт күнекмәләре алуга омтылыш тудыру. Хәзерге чорның үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларда милләтара дуслык, бер-берсен ихтирам итү, бердәмлек һәм патриотик хисләр тәрбияләү дә мөһим. Мәктәптә 20 укытучы балаларга белем бирә, 10 тәрбияче хезмәт куя. Укучылар көнгә биш тапкыр бушлай тукланалар. Аларга өч пешекче көн саен төрлесеннән тәмле ризыклар әзерли. 
Мәктәптә укытучыларга, тәрбия-челәргә эшләү, укучыларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Белем һәм тәрбия бирү процессын нәтиҗәле итү исә үзебездән тора. Иртәнге якта уку-укыту эшләре булса, төштән соң балалар белән тәрбиячеләр шөгыльләнә. Мин үзем башлангыч класс укучылары белән эшлим. Балалар белән вакытның үткәне сизелми дә кала. Укучылар белән, төрле даталарга багышлап, стена газеталары чыгарабыз. Өлкәннәр көнендә, концерт номерлары әзерләп, Мәрьям, Гүзәлия апаларны чакырдык. Балалар аларга үзләренең кул эшләнмәләрен дә бүләк итте. 
Атнаның һәр көне билгеле бер тәрбияви эшкә багышлана: дүшәмбе иҗади эш белән шөгыльләнәбез, сишәмбе әкиятләр, әдәби китаплар укыйбыз, чәршәмбе укучыларның матур язулары өстендә эш алып барылса, пәнҗешәмбе әхлак-тәрбия сәгатьләре уздырыла. Тәрбия сәгатьләрен дәрес-әңгәмә формасында оештырып кына калмыйбыз, ә төрле өлкәдә эшләүчеләр белән очрашулар да үткәрәбез. Мәсәлән, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе, туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән төрле очрашулар уздырдык. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырабыз. Балалар талантлы һәм фантазиягә бай. Алар белән, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйбыз. 
Тәрбияче булып әле ике генә ел эшләсәм дә, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Көн саен балалар арасында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү – зур бәхет. Киләчәктә бу балаларга тәүфикълы, иманлы, тәрбияле булып үсүләрен, үзләре сайлаган тормыш юлыннан ышанычлы атлауларын телим. 

Чулпан Хаҗиева, 
Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе тәрбиячесе. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев