Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу кызыклы

Гигант җир ярыгында барлыкка килгән Байкал күле һаман киңәя бара. 130 ел эчендә аның мәйданы 340 квадрат метрга арткан. Ә соңгы 20 елда күлгә тагын 500 мең кубометр су өстәлгән. 

***
Моннан йөз еллар элек Америкада хатын-кызларның итәк астына яшерелә торган җыелмалы урындык – турнюр дигән нәрсә модага кергән булган. Ләкин ул киң таралып китә алмаган. Чөнки шул ук чорда җиргә тиеп торган, калын тукымадан тегелгән итәкләр әкренләп “юкара” һәм “кыскара” башлаган. Бу процесс әле дә дәвам итә. 
***
Мадрид каласында автобуста билетсыз йөрүче үсмер “куяннарга” үзенчәлекле җәза бирә башлаганнар: аерым бер китапханәгә алып кереп, кулына китап тоттыралар һәм соңыннан кәгазь битенә китапның кыскача эчтәлеген язарга кушалар икән. Шунсыз чыгармыйлар. Билгеле, мондый юл белән әдәбияткамәхәббәт уятып булмый, әмма, властьлар фикеренчә, аз булса да уку күнекмәсе бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев