Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу кызыклы

Сусызлык кан басымын төшерә. Ул исә баш әйләнүгә, хәлсезлеккә, хәтта һушны югалтуга китерә.

ЯРСУЧАНЛЫК ҺӘМ КӘЕФНЕҢ ТИЗ ҮЗГӘРҮЕ

Организмда су кытлыгы барлыкка килү кәеф үзгәрүгә, тиз кызып китүгә сәбәп булырга мөмкин. Әлеге билгеләрнең хатын-кызларда еш күзәтелүен галимнәр аңлата алмый. Шулай да бу вакытта су күп эчәргә киңәш итәләр.

КАМЫР, БАЛЛЫ РИЗЫК АШЫЙСЫ КИЛҮ

Без еш кына ашыйсы килү белән сусауны бутый­быз. Шуңа күрә ябыгучыларга, ашыйсы килгәндә, башта бер стакан су эчеп карарга кирәк дигән киңәш бик урынлы. Тик бик азлар гына белә: организмга су җитми башлый икән, күзәнәкләргә ризыктан энергия табарга бик авыр, шуңа күрә алар “җиңел” энергия – углеводларга тартыла. Бигрәк тә мондый теләк физик нагрузка һәм стресс вакытында туа. Чөнки организм өстәмә энергия таләп итә. Бу вакытта бер стакан су эчеп кую – күпкә отышлы.

ХӘЛСЕЗЛЕК ҺӘМ БАШ ӘЙЛӘНҮ

Сусызлык кан басымын төшерә. Ул исә баш әйләнүгә, хәлсезлеккә, хәтта һушны югалтуга китерә. Әлеге билгеләргә игътибарсыз калмагыз. Күбрәк су эчәргә тырышыгыз. Баш әйләнү һәм хәлсезлек кабат­лана башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать ите­гез.

АВЫЗДАН ИС КИЛҮ

Көн буена тел, урт, теш араларына җыелган азык калдыклары селәгәй ярдәмендә чистартыла. Бу – селәгәй кирәкле күләмдә эшкәртелеп чыкканда гына мөмкин. Җитәрлек су эчмисез икән, әлеге процесс әкренәя һәм авыздан ис килә башлый. Теш, ашказаны-эчәк тракты борчымый икән, димәк, су аз эчәсез.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев