Бу кызыклы
Олимпия боҗраларының төсләре очраклы гына сайланмаган. Дөньядагы теләсә кайсы дәүләтнең байрагында шуларның берсе генә булса да бар.
1896 елда Афинада узган Олимпия уеннарында призлы урын өчен көмеш медаль һәм зәйтүн агачы ботагы (лавр түгел!) бирелгән. Икенче урынга чыккан җиңүче бронза медаль белән бүләкләнгән.
Олимпия уеннарында катнашучыларның иң яше 1896 елда чыгыш ясаган 10 яшьлек грек гимнасты Димитриус Лонрдас булса, иң карты 1920 елда Антверпендагы Олимпия уеннарында катнашкан Швеция укчысы 72 яшьлек Оскар Сванн булган.
1900 елда Франциядә узган Олимпия уеннарында җиңүчеләргә медаль урынына картиналар бүләк иткәннәр.
Чын алтыннан ясалган медальләр соңгы тапкыр 1912 елда бирелгән. Аннан соң алтын дип саналган медальләрне көмештән коеп, юка гына алтын катлау белән каплый башлаганнар.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, киләсе җәйге Олимпиада 2024нче елның 26 июленнән 11 августына кадәр Франция башкаласында узачак.
Быел Олимпия уеннары 23 июльдән 8 августка кадәр Токиода узды. Спорт арбитраж судының (CAS) карары буенча Россия Олимпия комитеты командасы статусында чыгыш ясаган Россия җыелмасы 71 медаль яулады һәм медаль зачетында бишенче урынны алды. Россия спортчылары 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев