Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу кызыклы. Велосипед турында

Бүген балалар гына түгел, өлкәннәр дә велосипедта яратып йөри. Ә дөньядагы иң беренче көпчәкле педальле металл велосипедны 1800 елда крепостной оста Ефим Михеевич Артомонов уйлап табуын белә идегезме?

Уйлап табучы үзенең велисипедында Уралдагы Верхотурьедан Мәскәүгә чаклы араны (2000 чакрым) уңышлы уза. Бу дөньяда иң беренче велочабыш була. Әлеге озын-озак сәяхәткә крепостной Артомоновны завод хуҗасы җибәрә. Ул патша Александр Беренчене әкәмәт үзйөрешле арба белән шаккатырмакчы була.

Велосипед уйлап тапкан өчен Артомонов һәм аның нәселе крепостнойлыктан азат ителә. Бу велосипед Түбән Тагил шәһәренең крайны өйрәнү музеенда саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев