Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

28 май Бәрәңге басуында Бәрәңге плантацияләрендә эшнең кызган чагы. Подряд звеносы членнары басуга чыгарга мөмкин булган һәр сәгатьтән җитештерүчән файдаланырга омтылып эшлиләр.

Бәрәңге утыртучыларга мәктәп укучылары, авыл активы, эштән бушрак хатын-кызлар ярдәм итә. Утыртыр өчен орлык алар көче белән әзерләнә. “Икенче икмәк” 120 гектардан артык мәйданда утыртылды.  Бу  эш  якындагы көннәрдә төгәлләнәчәк. 
Г. Сафина, “Авангард” колхозы бухгалтеры. 
30 май
 Донор булу – мактаулы 
Безнең  районда  донорлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала.  Беренче  мәртәбә  ул  1960 елда башлана һәм  анда 120 кеше  канын  бушлай  тапшыра. Ә хәзер безнең донорлар саны 1400гә якын. Район буенча 102 кеше – беренче, 136 иптәш – икенче, 272 кеше өченче дәрәҗә “СССР  доноры”  билгесе  белән бүләкләнде. 
З.  Вәлиуллин, Кызыл Хач җәмгыятенең район советы председателе. 
1 июнь
Муллыкка ирешим дисәң... 
Безнең  “Алга”  колхозында сугару эшләре 1975 елдан бирле башкарыла. Бу чорда ясалма яңгыр яудыру бик аз гектарда үткәрелде. Авыл хуҗалыгы продуктлары  җитештерүне арттыру  максатында  сугарулы  җирләр  биләгән  мәйдан елдан-ел  арта.  Узган  ел  334 гектарда төрле культуралар су сибеп  үстерелсә,  быел  ул  678 гектарга  җитте.  Әлеге  участокларда күпьеллык үлән, азык чөгендере,  арпа,  бодай  игелә. Күпьеллык үлән 149 гектарда сугарылды. Яшел  масса чыгышы бер гектарга 451 центнер булды... 
Р. Гайсин, терлек азыгы хәзерләү цехы начальнигы. 
4 июнь 
Культура һәм тәрбия эшенә – комсомол кайгыртуы
94нче урта профессиональтехник  училищеның  укытутәрбия  эше  буенча  директор урынбасары Р.  Шакиров: – Безнең училищеда 255 укучы укый. Алар белән политик-тәрбия  һәм  кульмасса эше гомуми һәм шулай ук җәмәгать  оешмаларының  аерым планнары буенча алып барыла. Укучыларның буш вакытын файдалы итеп оештыру максатыннан ял кичәләре, диспутлар,  КВНнар,  конкурслар үткәрелә. Түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли.    
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев