Бу көнне тарихта
29 нчы сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар
1650 — Нидерландлар Лонг-Айленд утравын Бөекбритания җире дип таный.
1911 — Италия Госманлы империясенә сугыш игълан итә.
1938 — Мюнхен килешүе әзерләнә.
1951 — Юпитер планетасының 12 нче иярченеачыла.
1988 — БМОның тынычлык көчләренә тынычлык өчен Нобель премиясе бирелә.
1990 — Чукотка автономияле округы Магадан өлкәсеннән чыгуы турында игълан итә.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
106 ел (б. э. к.) — Помпей Бөек, Рим гаскәрләренең башлыгы.
1547 — Мигель де Сервантес, испан язучысы, шагыйрь, драматург.
1758 — Горацио Нельсон, мәшһүр инглиз админиралы.
1817 — Пётр Кафаров, синолог, кытай-урыс сүзлеге авторы.
1884 — Ярми Сәете, БАССР халык чәчәне.
1892 — Марина Цветаева, урыс шагыйре.
1896 — Хәлил Әбҗәлилов, татар артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
1898 — Фёдор Кузнецов, совет гаскәр башлыгы.
1901 — Энрико Ферми, итальян физика галиме.
1910 — Исмай Шәмсетдинов, композитор, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык артисты.
1922 — Гәүһәр Камалова, Татар академия театры артисты.
1923 — Сергей Лывин, ТАССР сынлы сәнгать остасы, җәмәгать эшлеклесе.
1927 — Фәрит Садыйков, механизатор, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
1933 — Марс Рәфыйков, совет хәрби очучы, ССРБ космонавтларының беренче отряды әгъзасы.
1937 — Рәшит Зәкиев, «Чаян» журналы баш мөхәррире.
1965 — Равил Сабиров, татар галиме.
1971 — Димитрий Хильченко, рәссам.
1997 — Луара Айрапетян, әрмән җырчысы.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1902 — Эмиль Золя, француз язучысы.
1925 — Леон Буржуа, Франция сәясәтчесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
1930 ― Илья Репин, урыс рәссамы.
1943 ― Миңнулла Бәдретдинов, Советлар Берлеге Каһарманы, сержант.
1982 ― Гатаулла Минаев, Советлар Берлеге Каһарманы, партизан.
1984 ― Хәлил Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы, солдат.
1985 ― Җиһанша Фәйзуллин, Советлар Берлеге Каһарманы, сержант.
1988 ― Бәдретдин Төхфәтуллов, Дан орденының тулы кавалеры.
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев