Бу көнне тарихта
Бөтендөнья халкы көне
Русия Федерациясендә Сәхнәләрне яктырту операторлары көне
1405 — кытай адмиралы Чжэн Хэ Африка ярларына сәяхәткә китә.
1776 — Джеймс Кук соңгы экспедициясенә чыга.
1960 — Франция Бенин, Нигер, Буркина-Фасо, Чад, Конго һәм башка илләргә бәйсезлек бирергә риза булуы турында хәбәр итә.
1995 — Босния сугышы вакытында серб гаскәрләре Сребреницаны басып алалар. Коралсыз мөселманнарны күпләп үтерү башлана.
2005 — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты белән Татар-Америка төбәк институты бетерелә.
2010 — Нидерландлар такымын җиңеп, футбол буенча дөнья беренчелегендә беренче тапкыр Испания беренче урынны яулый.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1903 — Рудольф Абел, ССРБ разведчигы, КГБ полковнигы.
1912 — Кирәй Мәргән, язучы, фольклорчы, әдәбият белгече.
1925 — Алмаз Монасыйпов, татар композиторы; Тимерхан Борһанов, административ-хуҗалык эшлеклесе.
1937 — Дилә Булгакова, татар шагыйрәсе (Уфа).
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
969 — Ольга, Киев кенәзбикәсе, Киев Русе хакиме.
1844 — Евгений Боратынский, урыс шагыйре.
1918 — Аббас Сәһһәт, азәрбайҗан шагыйре.
1918 — Михаил Муравьёв, Русия империясе гаскәре офицеры, инкыйлабчы (эсер).
2004 — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев