Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. 25 май Күңелгә хуш килерлек Совхозыбыз авыллары күзгә күренеп яшәрә. Чөнки производствога ел саен дистәләрчә яшьләр килә. Әйтик, узган ел гына да урта мәктәп тәмамлаган 32 егет һәм кыз авылда калды. Аларның һәркайсы күңеленә хуш булырлык эш тапты.

Егетләр нигездә механизаторлык һөнәрен сайласа, 13 кыз терлекчелеккә килде. Берәүләре савымчы, икенчеләре бозау караучы булып эшли башлады... Мәктәпләрдә тиздән соңгы звонок яңгырар. Быел да безнең унынчыларыбыз – барлыгы 12 егет һәм кыз – класслары белән туган авылында кала. Һәркайсының эш урыны билгеле. Ә урта мәктәпне былтыр тәмамлап эшкә килгән яшьләребезнең теләгәннәре югары һәм махсус урта уку йортларына китеп белем алачак. Егетләребезнең байтагы Совет Армиясе сафларына китте. 
З. Фәхразиева, 
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының комсомол оешмасы 
секретаре. 
30 май 
Пассажир турында кайгыртып 
Иң элек пассажирлар шатланып кабул итәчәк хәбәрне җиткерәсе килә. 1 июньнән алып Мөслимнән Казанга ике рейс ясала башлаячак. Димәк, билетлар сатуда да иркен булачак. Алдан билет алалмый калучыларга очышка бер тәүлек кала яки очыш көнендә урын булу-булмау мәсьәләсендә аэропортка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Очышларны халык яратып өлгергән Л-410 самолеты башкара. Беренче рейсны 8 сәгать 15 минутта озатабыз. Икенче рейс самолеты 14 сәгать 25 минутта күтәрелеп китә... 
Р. Һилалов, 
аэропорт начальнигы. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев