Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Удар эшләр фронты 59866 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шул санда 10260 гектар арыш, 375 гектар көзге бодай, 13549 гектар борчак, 28449 гектар бодай урып-җыярга. Изге бурыч: дәүләткә – 500 мең центнер мөслим ашлыгы тапшыру.

1971 ел.

Удар эшләр фронты
59866 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шул санда 10260 гектар арыш, 375 гектар көзге бодай, 13549 гектар борчак, 28449 гектар бодай урып-җыярга. Изге бурыч: дәүләткә – 500 мең центнер мөслим ашлыгы тапшыру.
Бездә дә бар егетләр
Егет әдәбият, физика, математика фәннәрен яратты. Яшьтән үк шигырьләр иҗат итте. Ирек Казан университетының физика-математика факультетына укырга керде. Монда да спортка булган мәхәббәте сүрелмәде. Беренче курста беренче разряд нормасын үтәде. Ирек Махиянов быел дүртенче курсны тәмамлады, спорт мастеры исеменә лаек булды. Җәен йөгерү белән шөгыльләнә. “Көн саен 25 километр йөгерәм. Йөгерми калам икән, нәрсәдер җитмәгән кебек тоела”, – ди ул. Спортның бу төре буенча да икенче разряды бар. Быел аны студентларның төзү отряды командиры итеп билгеләделәр.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов,
Казан дәүләт 
университеты студенты.
Саннар сөйли
Районда 6326 спортчы бар. Бу һәр бишенче кеше спорт белән шөгыльләнә дигән сүз. Узган ел массовый разрядлы 630 спортчы хәзерләнде. Велосипед спорты буенча район җыелма командасы республикада икенче урынны тота.
Кубоклар саклана
Ату спорты буенча – “Трудовик” совхозында; чаңгы спорты буенча – Мөслим урта мәктәбендә; җиңел атлетика буенча Фәиз Хуҗин исемендәге кубок – “Авангард” колхозында.
1970 елда 200 призывник ”Ватанны сакларга әзер” (ГЗР) значогына норматив тапшырды.
Тиздән – мәктәпкә
Узган уку елында 8172 укучының 2633е “4” һәм “5” билгеләренә генә укыды. Баланны, Олы Чакмак, Октябрь, Ташлыяр сигезьеллык мәктәпләре тулы өлгерешкә иреште. Михайловка, Түбән Табын, Мәлләтамак, Үрәзмәт, Шуган урта, Метрәй, Сал.Мухан, Баланны, Вәрәшбаш сигезьеллык, Бүләк, Иске Вәрәш, Бәкәбез, Югары Табын, Тамьян башлангыч мәктәпләренең эше үрнәк.
В. Гайфуллин,
район мәгариф бүлеге мөдире.  
Чукмаргали почтасыннан
Эх, Чукмаргали агай, эләкте безнең М.Бүләр авылы халкы бер сатучыга. Кибеткә кереп “эһ” дип, бер сүз әйтсәң, авызыннан ут чәчә башлый. Халык кибеткә керергә дер калтырап тора. Яңа кайткан товарларны теләсә – сата, теләмәсә – күрсәтми дә. Эшче-хезмәткәрләр өчен кайткан онны ничек тели, шулай сата. Беләсе иде: бу сатучы безгә тагын ниләр күрсәтер икән? 
М.Гапсаттаров.  
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев