Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

7 декабрь
Киеренкелек югары
Узган унбер айда безнең цех район хуҗалыкларындагы К-700 тракторларына 61 мең сумлык техник хезмәт күрсәтеп, планны 120 процентка үтәде. Ремонт эшләренең күләме һәм төреннән чыгып караганда, коллектив членнары 269 тракторга – беренче, 244кә – икенче техник хезмәт күрсәттеләр. Ә 68 куәтле К-700 өченче – катлаулырак ремонт узды. Бүгенге көндә цехта шундый 7 трактор бар.
К. Хафизов.
“Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе.
10 декабрь
Ярдәмебез зур
“Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсендәге алмаштыру пунктына хуҗалыклардан бер генә көнне дә килми калмыйлар. Кайберәүләр комбайннарның аерым узелларын алып килә, кайсы трактор, автомашина двигателе китерә. Без аларга ремонтланып кайтканын, менә дигәнен биреп җибәрәбез. Хуҗалык инженерлары калдырып киткәнен кабат ремонтка илтәбез. 
Т. Нуриев,
алмаштыру пункты мөдире.
12 декабрь
Гектар көч җыя
Партиянең съезд алды документлары белән рухланган игенчеләребез бу көннәрдә басуларга органик ашлама чыгару белән мәшгуль. Бу чараны Баланны бүлекчәсе механизаторлары аеруча активлык белән үткәрә. Озынайтылган сменада эшләү нәтиҗәсендә алар яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Звено җитәрлек күләмдә техника белән комплектланган.
З. Кадыйров,
“Михайловка” совхозы 
парткомы секретаре.
14 декабрь
Өй тулы шатлык
Аны гаиләбезгә участок администрациясе, партия һәм профсоюз оешмалары бүләк итте. Күптән түгел участок көче белән быел салынган дүрт квартираның берсенә күчтек. Ул бик иркен: мәйданы 75 квадрат метр. Йокы бүлмәсе ике, залы зур, кухнясы да бик уңайлы, верандасы бар, пар белән җылыту өчен котельные аерым урнашкан. Эштән кайтып керүе үк рәхәт. Участок төзегән башка квартираларда торучылар да шундый ук уй-хис кичерәдер. Андый гаиләләр 25кә якын. 
Ф. Шәвәлиев,
Түбән Кама ПМКсының Мөслим прораблык участогы шоферы.
19 декабрь
Көч һәм хыял – туган җирдән
Узган елның ноябрь аенда Казанда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Рим Синякаев 65 кг авырлык үлчәвендә бил алышып, җиңүче булды. Чемрион егет татарстан җыелма командасына кертелде. РСФСР чемпионатында да беренчелекне алып, чемпион һәм СССРның спорт мастеры исеменә лаек булды. 
Л. Каһарманова,
махсус корреспондент.  
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев