Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында 900 тоннага якын сенаж әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләүдә яшьләр аеруча әйбәт эшли.

1985 ел. 18 июль
Егетләр егетлеге
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында 900 тоннага якын сенаж әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләүдә яшьләр аеруча әйбәт эшли.
Комсомоллар Илдус Фәйзуллин, Рашат Низаметдинов, Таһир Баһауов  яшел масса ташуда өлгерләр. Егетләр азык әзерләү өчен иң кулай вакытны кулдан ычкындырмаска тырыша. КСК-100 белән үләнне жыюда Ризатдин Миңнуллин һәм Әсвәт Дәүләтов тырыш хезмәт куялар. Механизаторлар көнлек норманы арттырып үти.
Л. Батырова.
Муллык өчен 
“Шуган” совхозында пар җирләрен ашлауга зур игътибар бирелә. Басуларга 31 мең тонна органик ашлама чыгарылды инде.
Черемә шунда ук таратып барыла. Бу агрочараны башкаруда төягечтә – В. Дорофеев, ташуда М. Минһаҗев звеносы зур тырышлык һәм өлгерлек күрсәтә. Отряд көнлек норманы икешәр-өчәр тапкыр арттырып үти.
Р. Шәгалиев,
партоешма секретаре.
Темп югары
“Урожай” колхозы эшчәннәре терлек азыгы туплауда хезмәт киеренкелеген киметми. 600 тонна сенаж, 242 тонна печән, 200 тонна витаминлы үлән оны, 600 тонна кыргый үлән һәм яфраказык әзерләдек инде.
Соңгы көннәрдә иртә силос салу темп алды. Борчак һәм берьеллык үләнне теземнәргә салуда комбайнчылар Мөдәррис Рәшитов, Миңнегол Батыров һәм Әскать Салихов үзләренең ЖРБ-4,2 ургычларын җитештерүчән эшләтәләр. Теземнәр тиешле дымлылыкка кадәр җилләгәч, басуга Фәрит Галимәрданов, Әнвәр Илдарханов һәм Рәсим Фазлыев идарә иткән Е-280, КСК-100 агрегатлары керә. Шоферлар Назыйф Әлмөхәммәтов, Хәлфетдин Ильясов, Илшат Кәрамов һәм “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсеннән ярдәмгә килгән Газинур Ногманов үзләре дә сыната торганнардан түгел. Коммунист Галәетдин Кашапов үзенең С-100 тракторы белән кайтарылган массаны тигезләп тарата һәм яхшылап тыгызлый. 
Т. Фазуллин,
баш агроном.
20 июль
Арттырып үтәдек
Металл ватыкларының никадәр кыйммәтле чимал икәнен безнең хуҗалыкта яхшы беләләр. Шуңа күрә аны җыю, дәүләткә тапшыруга зур игътибар бирелә. Бу эш өчен турыдан-туры җаваплы баш инженер В. Акимов системалы рәвештә планның үтәлешен тәэмин итә. Әзер чималны илтеп тапшыруда шоферлар Шәфкать Кәримов, Вәзир Ситдыйковның хезмәте зур. Әнә шундый уртак тырышлык нәтиҗәсендә металл ватыклары тапшыруның беренче яртыеллык планын 116 процентка үтәдек.
В. Куприянова,
“Михайловка” совхозы диспетчеры.
Сәхифәне Әлфинур Ногманова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев