Бу көнне Мөслимдә
31 декабрь. Җиңүле стартларга! Р а й о н иг е н ч е л ә р е бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 18,4 центнер уңыш үстерделәр, Ватан амбарларына 377 мең центнер ашлык озаттылар, ә ашлык сатуның бишьеллык планнарын арттырып үтәп каршылыйлар. Ык аша мәһабәт күпер үсеп чыкты, яңа культура йортлары төзелде.
31 декабрь
Җиңүле стартларга!
Р а й о н иг е н ч е л ә р е бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 18,4 центнер уңыш үстерделәр, Ватан амбарларына 377 мең центнер ашлык озаттылар, ә ашлык сатуның бишьеллык планнарын арттырып үтәп каршылыйлар. Ык аша мәһабәт күпер үсеп чыкты, яңа культура йортлары төзелде. Халык мәгарифе, медицина, культура-көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә сизелерлек уңышлар бар. Иң куанычлысы – йөзләрчә маяклар, хезмәт батырлары үсеп чыкты.
КПСС райкомы.
Хезмәт ияләре депутатларының район
советы башкарма
комитеты.
Яңа елга – яңа төзелешләр
М. Вахитов исемендәге колхозда культура йорты калкып чыкты. Анда авыл хезмәт ияләренә культуралы ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: 500 урынлы тамаша залы, фойе, китапханә, уку залы, уеннар бүлмәсе, артистлар бүлмәсе, зур сәхнә, балкон, кинобудка – болар барысы да колхозчылар күңелендә зур канәгатьләнү уяталар. Андагы өстәл-урындыклар һәм башка җиһазлар, бизәү әйберләре заманча стиль белән эшләнгәннәр һәм урнаштырылганнар.
31 декабрь
Безнең интервью
Гаяз Авзалов, район культура бүлеге мөдире:
– 1973 елда районыбыз үзешчәннәре зур уңышларга ирештеләр. Мәскәүдә Съездлар сараенда чыгыш ясап, Бөтенроссия смотры лауреаты исеменә лаек булдылар. Район культура йорты агитбригадасы Казанда узган зона ярышында җиңеп чыкты һәм лауреат исемен алды. Районыбыз китапханәчеләре дә социалистик ярышта республикада икенче урынга чыктылар. Алга таба КамАЗ төзүчеләренә шефлык концертлары бирүне күздә тотабыз. Нинди дә булса демократик республикада чыгыш ясарга хәзерләнәбез.
Хәдичә Вильданова,Баек авыл советы председателе:
– Быел җиде хуҗалык яңа өй салып керде. 16 хуҗалыкның йортына капиталь ремонт ясалды. Сарашлы елгасы аша тимер- бетон күпер салдырдык һәм авыл арасындагы дүрт күпергә ремонт үткәрдек. Савымчы Р. Гафурова терлекчеләрнең Бөтенсоюз социалистик ярышы йомгаклары буенча – Хезмәт Кызыл байрагы ордены, бозау караучы Р. Гыйльметдинова Почет билгесе ордены белән бүләкләнде.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев