Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

30 гыйнвар 
Шоферлар 
Күп кенә шоферларның юл начарлыгына зарланулары тикмәгә түгел. Мөслим-Тымытык трассасы моннан 36 ел элек, ягъни 1934 елда күтәрелгән иде. Инде капиталь ремонт үткәрү генә түгел, юлны яңадан төзергә кирәк. Әмма мондый зур күләмле эшне район юл участогы көче белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Ниндидер юл оешмасының ярдәме сорала. 
В. Бустеряков. 
2 февраль 
Мәктәп комсомолы партиябез съездын каршылаганда 
Шундый көн тәртибе белән Мөслим урта мәктәбе комсомолларының җыелышы булды. Мәктәп оешмасы 403 комсомол членын берләштерә. Комитет уку елы башында ук класс комсомол оешмалары арасында “Без Ленин һәм партия эшенә турылыклы” дигән девиз астында социалистик ярыш оештырып җибәрдек. 
М. Фәтхуллин, 
мәктәпнең партбюро члены. 
4 февраль 
Хәлләре авыр 
Яңа Усы мәктәбенә 6 авылдан төрле милләт балалары килеп укый. Мәктәпнең 80 балалык интернаты бар, кышкы чорда укучылар шунда яшиләр. Ольгино авылыннан килеп укучы 23 баланы Калинин исемендәге колхоз машина белән китереп куя, алып китә. Иң ерактагы Тат.Смыловка авылыннан 12 бала килеп укый. Аларның хәлләре бик авыр. Чөнки “Маяк” колхозы җитәкчеләре бу укучыларны транспорт белән тәэмин итү турында кайгыртмыйлар. Хәзер кыш уртасы, балаларның адашу куркынычы бар. 
Л. Шадрина, 
мәктәп директоры. 

9 февраль 
Колхозларда отчет җыелышлары бара 
XXII партсъезд исемендәге колхозның ревизия комиссиясе председателе К. Николаевның отчеты саннарга бай булды һәм хуҗалыкларның экономикасын ныгытуда нигез булырлык резервларны эзләүгә юнәлтелде. 
– Узган ел безнең колхозда 47 баш мөгезле эре терлек, 146 сарык, 348 дуңгыз баласы, 1055 баш тавык үлде. Урып-җыю чорында эш дөрес оештырылмый һәм басуларда үскән иген тулысынча амбарларга кайтып керми. Нәтиҗәдә узган ел игенчелектән 10722 сум акча кимрәк алынды. Пилорама 1249 сум расходка эшләде. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләр аркасында ел әйләнәсендә алынырга тиешле табышның 85481 сумы колхоз кассасына керми калды. 
Х. Галиев. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев