Бу көнне Мөслимдә
Язгы кыр эшләре чорында район басуларын комсомоллардан һәм яшьләрдән төзелгән 148 агрегат һәм 12 механикалаштырылган звено иңләде. Аларда 374 комсомол һәм яшь иптәш эшләде.
1971 ел. 5 июнь
Имтиханнар дәвам итә
Язгы кыр эшләре чорында район басуларын комсомоллардан һәм яшьләрдән төзелгән 148 агрегат һәм 12 механикалаштырылган звено иңләде. Аларда 374 комсомол һәм яшь иптәш эшләде. К. Маркс исемендәге колхоз комсомол комитеты язгы кыр эшләре вакытында үз эшчәнлеген үрнәк төстә оештырды. Хуҗалык басуларында 18 комсомол- яшьләр агрегаты эшләде.
Агитбригадалар 46 урында концерт куйдылар. Культура йорты үзешчәннәре генә дә 18 тапкыр чыгыш ясадылар.
М. Йосыпов,
ВЛКСМ райкомының оештыру бүлеге мөдире.
Бөтен табигать – аптека
Дару үләннәре җыю сезоны – җәй җитте. Республикада төрле гөмбәләр, кыргый җиләк-җимешләр, дару-техник чималы җыю буенча конкурс игълан ителде. Конкурста җиңүчеләргә премия биреләчәк. Бу премиягә лаек булу өчен кыргый продуктларның бер төрен иң күп күләмдә җыю һәм потребкооперациягә сату шарт. Беренче, икенче һәм өченче премияләрне алу өчен кимендә 3, 2 һәм 1,5 ц киптерелгән ак гөмбә, 15, 10 һәм 5 тн чи гөмбә, ун, 7,5 һәм 5 ц киптерелгән гөлҗимеш, дүрт, 2,5 һәм 1,5 тн яңа өлгергән җиләк-җимеш һ. б. җыеп тапшырырга кирәк.
Н. Харитонов,
хәзерләүләр конторасы директоры урынбасары.
8 июнь
Комсомол көче – партия җитәкчелегендә
КПСС райкомының утырышлар залында комсомолда эшләүче коммунистларның район киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә җәмәгать оешмаларында эшләүче к о м м у н и с т л а р н ы ң җаваплылыгы һәм комсомолга партия җитәкчелегенең әһәмияте турында доклад белән КПСС райкомының икенче секретаре иптәш Д.Х.Хиялиев чыкты.
10 июнь
Киров исемендәге колхоз – Бөтенроссия ярышында җиңүче
РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе һәм авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр эшчеләре һәм хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк Комитеты Бөтенроссия социалистик ярышында безнең республиканың дүрт хуҗалыгын җиңүчеләр дип тапты. Алар арасында безнең районның Киров исемендәге колхозы да бар. Киров исемендәге колхозга РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы һәм беренче акчалата премия бирелә.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев