Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел. 

23 гыйнвар
Яз турында уйлап
15 культиватор, 18 чәчкеч, 270 авыр тырма һәм С-11 маркалы таккычлар көздән үк ремонтланды. 20 тракторның унысы капиталь ремонт үтте, дүртесенә ремонт төгәлләнә, калганнарына техник карау уздырылачак. 72 игенче агротүгәрәкләрдә укый. 50 механизатор совхоздагы махсус курсларда белемен күтәрә. 
Н.Ежов,
“Мөслим” совхозының Элемтә бүлекчәсе механигы.

Төрле алымнар кулланып
СССР төзелүнең 50 еллыгына багышланган тантаналы утырышта КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Л.И.Брежневның докладын һәм СССР Верховный Советы сессиясе материалларын өйрәнү киң колач алды. Биш авылда фәнни-теоретик конференция, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды. Коммунистик хезмәт мәктәпләре дә җанлы эш башкара. Яңа Сәет авылында фәнни-теоретик конференция үтте. Тат. Бүләр сөтчелек фермасы терлекчеләр йортында коммунистик хезмәт мәктәбенең чираттагы дәресе булды.
З.Мирзаһитов,
“Урожай” колхозы парткомы секретаре.

25 гыйнвар
Киров исемендәге колхоз – Россия Федерациясендә дә дан казанган хуҗалык. Социалистик ярышта җиңгән өчен колхоз РСФСР Верховный Советы Президиумының, РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның юбилей Почет грамотасы белән һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Шуңа күрә отчет-сайлау җыелышында кировлыларның сөйләр сүзе күп булды. Колхоз председателе Социалистик Хезмәт Герое Лотфулла Мусин правлениенең отчет докладында хуҗалыкның барлык тармакларына җентекле экономик анализ ясады.
К.Вәлиуллина.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев