Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. 7 декабрь Республикада өченче! Татарстан АССР Министрлар Советы һәм профсоюзлар өлкә советы терлекчелек биналарын, азык цехларын, ферма җиһазларын һәм социаль-көнкүреш объектларын терлекләрне 1985-1986 еллардагы кышлату чорына үрнәк әзерләү буенча республика смотры йомгакларын карадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Колхозлар һәм совхозлар арасында барган смотрда безнең районның “Урожай” колхозы өченче урынга лаек дип табылды. Хуҗалык ИЖ-2715 автофургоны белән бүләкләнә.

Үзем тапкан мал түгел
Электр энергиясен экономияләү максатында быелның 1 ноябреннән республика буенча айлык игълан ителгән иде. Рейд бригадасы берничә оешма һәм хуҗалыкта булды. 
М. Вахитов исемендәге колхоз үзәге урнашкан Түбән Табын авылы. Административ бинага керәбез. Күзгә лампочкалардан сибелгән электр яктысы бәрә. Берничә бүлмәнең ишеген ачабыз. Аларда да ут балкып тора. Югыйсә, көн кояшлы, бинаны өстәмә яктыртуның кирәге дә юк. 
Р. Кәрамуллина, 
“Госэнергонадзор”ның Әлмәт бүлеге инспекторы.
Л. Каһарманова,
махсус корреспондент.  

Экономик уку
Шушы елның 7 декабрендә М. Горький исемендге колхоз территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, партоешма секретарьләре, авыл советы башкарма комитеты председательләре, баш зоотехниклар, баш экономистлар, баш ветеринария врачлары, баш бухгалтерлар, терлек азыгы җитештерү цехы начальниклары һәм партия активы катнашында район экономик мәктәбенең чираттагы занятиесе үтте. Анда катнашучылар Октябрь һәм Сөякәй товарлыклы-сөтчелек, Бәкәбез дуңгызчылык фермаларында булып, кышлату барышы белән таныштылар. Занятиенең теоретик өлеше Октябрь культура йортында үтте.  

Тиешле тәрбия булса
Менә егерме елга якын инде яшь бозаулар тәрбиялим. Алар аеруча зур кайгырту сорый. Яшь малларны 20 көнлек вакытта кабул итеп алабыз. Һәркайсыбызга кырык һәм аннан да күбрәк баш туры килә. Әле генә аналарыннан аерылып, сөтне чиләктән эчәргә яңа гына өйрәнеп килүче бозауларны чын күңел биреп карамасаң, алар бик тиз авырый, ябыга. Аларны дөрес ашатуга игътибар җитди. 
Ф. Галиева,
“Алга” колхозы бозау караучысы.  
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев