Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Алдынгы кошчылар Наилә Мәрданова белән Гатифә Госманова менә өч ел инде тавык карыйлар. Үз хезмәтләрен белеп, яратып башкаралар. Тавык тораклары вакытында чистартыла.

Тырыш кошчылар үткән тугыз айда үзләре карый торган 1700 баш тавыкның һәрберсеннән 123 әр данә йомырка алдылар. Хәзерләүләр пунктына барлыгы 220.000 данә йомырка озатылды, бу төр продукт сату планы арттырып үтәлде. Хәзер алдынгы кошчылар, бәйрәм алды вахтасына басып, планнан тыш йомырка җитештерү һәм аны дәүләткә сатуны дәвам итәләр.

Д.Виноградов,

“Авангард” колхозы баш зоотехнигы.

 

Соңгы почтадан

Яшьләр укый

Соңгы елларда авыл яшьләре үз белемнәрен күтәрүгә аеруча әһәмият бирә башладылар. Аларга урта белем бирүдә беренче чиратта сигезьеллык мәктәпләр каршында оештырылган кичке класслар ярдәмгә килә. Узган ел кичке классларда 35 яшь иптәш үз белемнәрен күтәрде. Алар арасында механизаторлар, шоферлар, бригадир, терлекчеләр  бар. Быел авыл яшьләреннән 11 кеше өлгергәнлек аттестаты алды. Бу уку елында да 30 кеше кичке мәктәптә укыячак. Биш комсомолыбыз Яр Чаллы авыл профессиональ-техник училищесына механизаторлык һөнәре үзләштерү өчен керде. Ә бер төркем яшьләр комсомол политмәгарифе системасында политик белемнәрен күтәрә. ВЛКСМ членнарыннан 8 кеше читтән торып югары уку йортларында белем ала.

П.Романов.

 

16 октябрь

Сорау зур

Безнең комбинат кондитер әйберләре эшләп чыгару белән генә чикләнми, ә тозлы кәбестә, мариновать ителгән яшелчә, варенье ясый, коймак оны тарта, җәйге айларда квас хәзерли. Сатып алучыларыбыз табынын “Школьная”, “Премьера” конфетлары, “Северный”, “Клюквенный”, “Комсомольский”, “Подмосковный” исемендәге прәннекләр бизи.

Безнең комбинат эшләп чыгарган продукция районыбыз магазиннарына гына түгел, Сарман, Актаныш, Азнакай, хәтта Башкортостан якларында да зур сорау белән файдалана.

М.Маликов,

район азык комбинаты директоры.

Сәхифәне Нурия

Низамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев