Бу көнне Мөслимдә
Быел авыл хуҗалыгы фильмнары күрсәтү буенча колхоз-совхозлар белән договорлар төзелде. Стационар киноустановкалы авылларда – айга 3-4, ә күчмәләрдә айга 2 мәртәбә авыл хуҗалыгы фильмнары куелырга тиеш.
18 май
Гомумхалык эше
Индивидуаль хуҗалыклардан терлекчелек продуктлары сатып алу һич тә канәгатьләнерлек түгел. Бу, беренче чиратта, сөт продукциясе хәзерләүгә кагыла. Әгәр 1970нче елның 1 маена район буенча 545 центнер сөт хәзерләнгән булса, быелның шул чорына ул 410 центнер гына тәшкил итә. Түбән Табын, Шуган, Баек, Октябрь, Әмәкәй, Үрәзмәт авыл советлары узган елның шушы чорына караганда сөтне 1,5-2 мәртәбә ким сатып алдылар.
Җиңүчеләр приз алды
Район пионерлар йорты һәм ВЛКСМ райкомы пионериянең 50 еллык юбилее хөрмәтенә игълан ителгән “Һәрвакыт әзер!” Бөтенсоюз маршының беренче елы нәтиҗәләре буенча җиңеп чыккан дружиналарга “Әтиләр призы” тапшыру турында карар кабул иткәннәр иде. Ярыш күрсәткечләре Мөслим урта мәктәбенең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге, Күбәк урта мәктәбенең Павлик Морозов исемендәге, Үрәзмәт урта мәктәбенең Юрий Гагарин исемендәге һәм Баланны сигезьеллык мәктәбенең Юрий Гагарин исемендәге пионер дружиналарына җиңү китерде. Җиңүчеләргә хезмәт алдынгылары, орден кавалерлары истәлекле призлар тапшырды.
20 май
Агрегат тукталмый
Бик күп мәшәкатьләр тудырды бу һава торышы авыл механизаторларына. Әмма алар табигать капризларына менә дигән оешканлыкны каршы куйдылар. Аны М. Горький исемендәге колхоз механизаторлары аеруча ачык күрсәттеләр. Аларга яңгыр комачауламый. Тракторчылар Фатыйх Шәңгәрәев һәм Рәис Ханов агрегаты инде бишенче көн бодай чәчүдә нормаларын үтәп киләләр. Шарты булмагач, ике чәчкеч белән эшлиләр.
Н. Әсхәтов.
Кино сәнгатен – халыкка
Быел авыл хуҗалыгы фильмнары күрсәтү буенча колхоз-совхозлар белән договорлар төзелде. Стационар киноустановкалы авылларда – айга 3-4, ә күчмәләрдә айга 2 мәртәбә авыл хуҗалыгы фильмнары куелырга тиеш. Алар күрсәтелә, ләкин шул фильмнар алдыннан лекцияләр, беседалар бик сирәк үтә. Җирле радиоузелны да бу эштә файдаланырга мөмкин. Тат. Бүләр, Симәк, Түбән Табын киномеханиклары З.Нуретдинов, И.Нуриев, Г.Бакыев җирле радио аша кино сәнгатен пропагандалауны регуляр алып баралар. Ф. Спиридонов, район киночелтәре директоры.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев