Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1971 ел. 9 февраль Техникага – югары җитештерүчәнлек Районда быел 254 механизатор квалификацияләрен күтәрергә тиеш иде. Әлегә аларның 177се генә курсларда укыды. М. Вахитов исемендәге, “Урал”, К. Маркс исемендәге һәм башка кайбер колхозлардан курсларга бик аз кеше җибәрделәр, җиткерелгән планны үтәмиләр.

48 сәгатьлек программа буенча чәчүчеләр хәзерләү зур игътибар сорый. Быел барлыгы 1710 кеше укырга тиеш. 
З. Исламов, 
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе 
управляющие. 
11 февраль 
Газетада хәбәр ителгәнчә, декабрь һәм январь айларында комсомол җырларына район фестивале үткәрелде. Яңа Усы сигезьеллык мәктәбе укытучысы Рәйсә Габдрахманова конкурста җиңеп чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны аптека эшчесе Дилбәр Шәмсиева һәм Мөслим урта мәктәбенең Х классы укучысы Гөлфинә Нурмөхәмәтова бүлеште. Р. Габдрахманова һәм Д. Шәмсиева Казанда үткәреләчәк республика смотрында катнашачак. “Иң яхшы җыр иҗат итүче” дигән исемгә Мөслим урта мәктәбе музыка укытучысы Спартак Әхмәтов ия булды. Һәвәскәр композиторның З. Нури сүзләренә язган “Торналар” җырын тамашачылар яратып каршылады. Яшь шагыйрь Харрас Әюповның “Безнең гомер” җыры (С. Әхмәтов музыкасы) залдагыларда җылы тәэсир калдырды. 
ВЛКСМның Мөслим 
райкомы. 
18 февраль 
Һәр хуҗалыкка – культуралы көтүлек 
Шушы көннәрдә КПСС райкомы бюросы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты районда культуралы көтүлекләр оештыру турындагы мәсьәләне карады һәм тиешле карар кабул итте. 
Барлык эш күләмен үтәү өчен район хуҗалыкларын документация һәм кирәкле күләмдә җиһазлар белән тәэмин итү эше район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсенең капиталь төзелеш бүлегенә, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә һәм 13 номерлы “Алга” механикалаштырылган күчмә колоннасына йөкләтелә. 
Хат тиз йөрсен өчен 
Сортларга аеру эшен җиңеләйтү һәм хатларны адресатларына озатуны тизләтү өчен элемтә министрлыгы хатларны адресатларга аеруның яңа системасын кертте. Хәзер хатларны алты саннан торган индекс нигезендә махсус автоматлар сортларга аерачаклар һәм һәр элемтә бүлекчәсенең үз индексы була. 
Почта индексы конвертның һәм открытканың махсус билгеләнгән җиренә җибәрүче тарафыннан стильләштерелгән саннар белән языла. Индекс саннарын сары һәм яшел төсләрдән башка теләсә нинди төсләрдәге шариклы яки авторучка каралары белән язарга мөмкин. Башка почтаны җибәргәндә индекс адресның өстенә гади цифрлар белән языла. 
Район элемтә узелы. 

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев