Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел 
Килделәр, өйрәнделәр 

Барлык хуҗалык җитәкчеләре, партоешма секретарьлары, зооветеринария работниклары, район партия активы җыелды бу көнне “Үзәк” совхозына. Семинар-укуның төп темасы: сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру, азыкны чүпрәләү технологиясе. Бу җәһәттән әлеге хуҗалыкта шактый бай тәҗрибә тупланган. Семинар-укуда катнашучылар иң элек Сал. Мухан товарлыклы-сөтчелек фермасының аерым бер торагына җыелдылар... 
Иске Чакмак фермасы азык цехында ике урынга кечкенә генә ике җылыткыч куелган... 
Яшьли чыныгалар 
Безнең мәктәптә физкультура һәм спорт эшләре аерым план нигезендә алып барыла. Иртән барлык укучылар класс җитәкчеләре һәм физкультура укытучылары күзәтчелегендә физзарядкага чыга. Укучыларның күпчелеге спорт секцияләренә тартылган. Баскетбол секциясе 29 кешене берләштерә. Волейболныкына – 21 укучы, көрәшнекенә – 15, чаңгыныкына – 19, хоккейныкына 36 укучы тартылган... 
М. Арсланов, 
Иске Карамалы урта мәктәбенең физкультура 
укытучысы. 

Кызыл Армиягә – җылы киемнәр 
Ерткыч бандитларны тар-мар итүче сугышчыларга җылы киемнәр бүләк итү буенча хәрәкәткә “Кызыл Октябрь” колхозы колхозчылары зур күтәренкелек белән кушылдылар. Шушы көннәрдә генә митинг булып үтте. Митинг башында ук бик күп иптәшләр бүләкләр керттеләр. Нургали бабай Юнысов ике баш сарык, бер кыска тун, бер тире, иптәш Рәхимов Фәйзрахман бер сарык, ике килограмм йон, иптәш Фазлыев Галиәхмәт бер сарык, иптәш Юнысов Әмир бер кәҗә, ике килограмм йон бүләк итте. Митингта ук 50 килограмм йон, 5 баш сарык, 14 пар бияләй, 4 бүрек, 4 тире, 3 оекбаш һәм башка әйберләр җыелды. 
Димиев. 
(“Күмәк хуҗалык”, 
1941 елның 21 сентябре). 

Семьяларына ярдәм 
Районның социаль-тәэминат бүлеге Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле колхозчыларның семьяларына 178 меңнән артык пособие бирде. Тәэминат бүлеге колхозчыларның семьяларын төрле эш тармакларына урнаштыруда да зур ярдәм итте. Райплан работниклары колхозчыларның семьяларын утын белән тәэмин итүдә барлык чараларны күрәләр. 
М. Мөдәррис. 
(“Күмәк хуҗалык”, 
1941 елның 12 октябре). 
Сәхифәне 
Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев