Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Сугыштан соң атлар көн саен башта якын арага, соңрак җидешәр километ­рга кадәр чаба. Бәйрәм көнгә күлмәге, чалбары тектерелә.

1973 ел

26 июнь

Мөслимлеләр бәйрәм итте

Сабантуйда яшьләрнең район фестивале лауреатла­рына почет ленталары тагу тантанасы булды. ВЛКСМ райкомының I секретаре И.Низамов комсомоллар һәм яшьләр башкарган эшләр ту­рында район партия коми­тетына рапорт бирде...Юрта­клар узышында беренче бу­лып “Урожай” колхозыннан Фатих Харисовның Ланце­ты килде. Чабышкылар яры­шында М.Вахитов исемендәге колхоздан Луч (Фирдәвес Вәлиев) алдын булды.

В.Бустеряков.

1980 ел

17 июнь

Бые л Са б а н ту е республиканың 60 еллы­гына туры килде. Халык депутатларының район Со­веты башкарма комитеты председателе Г.Хафизов Са­бан туен ачык дип белдерә. Язгы кыр эшләрендә механи­заторлар арасында җиңгән Нәҗип Сәетгәрәев (К.Маркс исемендәге колхоз) һәм көрәш буенча былтыргы ба­тыр – “Сельхозтехника” шо­феры Илгиз Сәхабетдинов Сабан туе флагын күтәрә. Ат юрттыруда “Алга” колхо­зыннан Злот, “Урожай” кол­хозыннан Листопад һәм Вы­ступ (йөртүчеләре Мәдишин, Фаздалов) беренче урынны алдылар.

1981 ел

21 июнь

Гасырлардан килгән бәйрәм

Үсмер чакларда Олы Чак­макта Сабан туе язгы чәчүгә төшкәнче үткәрелде. Иртәгә Сабантуй дигән көнне егетләр сөт, ярма, йомырка җыеп, ба­суда әрәпә боткасы пешерде. Сабан туе көнне сөрән сугу оештырылды. Атларга атлан­ган егетләрнең берсен казна итеп сайлыйлар. Ул йорт саен йомырка җыя, иптәшләренә дә өлеш чыгара, калганын алып кача... Көрәш батырына, ат чабышында, йөгерештә бе­ренче килүчегә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бирелде. Хәзер батырларга бер сөлге түгел, радиоалгыч, сарык бүләк ителә.

Габдрахман Исмәгыйлев.

1994 ел

13 июнь

Сугыштан соң атлар көн саен башта якын арага, соңрак җидешәр километ­рга кадәр чаба. Бәйрәм көнгә күлмәге, чалбары тектерелә. Шахтадан кайткан хром итекләр, Үзбәкстанның буй-буй җиләннәре алдын­да сер бирәсе килми. Идән- сайгаклар комлап юыла. Бәрәңге катнаштырылмаган ипи дә куелырга мөмкин. Тройкалар бригада саен җигелә. Ә алар безнең авыл­да гына бишәү...

Х.Шәйхрамов.

Тугаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев