Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1971 ел

23 гыйнвар 
Курс – механиклаштыруга 
(Зоотехник конференциядәге докладтан) 
Сыерларны механик юл белән саву районда 1958 елдан кертелә башлаган иде. Район хуҗалыкларындагы 46 савым аппаратының 16сы гына файдаланыла. Куйбышев, К.Маркс исем., Калинин исем., Фрунзе исем., “Урал”, “Урожай”, колхозларында, “Мөслим”, “Трудовик” совхозларында саву аппаратлары булуга карамастан, эш кулдан башкарыла. 
А. Бубеков, 
терлекчелекне 
механикалаштыру 
буенча инженер. 

26 гыйнвар 
Нәтиҗәләр һәм бурычлар 
Уку елының беренче яртысын 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаучыларның саны 2500гә җитте, ягъни барлык укучыларның 42 проценты ударниклар дигән сүз. Укучылар терлекчелек фермаларына шефлык итәләр, 113 тонна металл ватыклары, 17 тонна макулатура, 43 тонна күмер, 23 тонна көл җыеп тапшырдылар. 
Беренче яртыеллыкны 364 укучы бер яки берничә икеле билгесе белән тәмамлады. Димәк барлык укучыларның 4 процентка якыны өлгерми. Уку елы дәвамында IX һәм X классларда укучы күп кенә яшьләр укуларын ташлады. Мондыйлар Мөслим һәм Күбәк мәктәпләрендә аеруча күп. Ерак авыллардан йөреп укучылар аеруча начар өлгерә, күп кенә дәрес калдыралар. 16 һәм 18 январьларда, мәсәлән, Мөслим урта мәктәбендә 30дан артык укучы дәрес калдырды. Аларның күбесе “Авангард” һәм “Алга” колхозларыннан. 
В. Гайфуллин, 
район мәгариф бүлеге мөдире. 
28 гыйнвар 
Тыңлаучылар җитәрлек 
Халыкка лекция пропагандасын пропагандалауда җирле радиокомитетның да әһәмияте зур. Лекторлардан 15 иптәш даими рәвештә радио аша чыгыш ясап торалар. Шунысы куанычлы, “Белем” җәмгыятенең башлангыч оешмасында авыл халкы арасында ихтирам казанган шактый гына лекторларыбыз бар. Әмма авыл хуҗалыгы темасына лекцияләр әз укыла. Зоотехник, агроном, экономист иптәшләр үз белгечлекләре буенча лекция укудан читтә калырга тырышалар. 
Н.Гыйззәтуллина, К. Маркс исем. колхоз. 

Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев