Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

16 март
Уңышларыбыз шактый
Оешмаларга һәм халыкка 174,4 мең кубометр су сатылды. Узган ел район үзәгендә 3 миллион 160 мең киловатт-сәгать электр энергиясе реализацияләнде. 
Мөслим елдан-ел матурлана. 1984 елда район үзәген төзекләндерүгә 143 мең сум акча каралган иде, аны тулысынча үзләштердек. Урамнарны яктырту буенча да шактый эшләнә. Соңгы өч айда гына унлап урынга яңа яктырткычлар урнаштырылды, 80 данә яктырту лампасы куелды. 
М. Хәйруллин,
район ТКХ производство идарәсе җитәкчесе.
Һәвәскәр балыкчылар игътибарына!
17 мартта һәвәскәр балыкчыларның шәхси беренчелеге өчен ярыш була. Ул Ык елгасында күпер янында үткәреләчәк. Заявкалар шул көнне иртән кабул ителә. 
19 март
Юнәлеш бирә
Узган ел урта мәктәпне тәмамлаган 32 кыз һәм егет хезмәт юлын совхозыбызда башлап җибәрде. 12 кыз фермага эшкә килде. Коллективка бик тиз ияләштеләр, терлекче һөнәре нечкәлекләрен тырышып үзләштерәләр...
З. Фәхразиева,
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының комсомол оешмасы секретаре.
21 март
Өмәгә бердәм чыгабыз
Юлбашчыбыз В. И. Ленин туган көнне коммунистик өмәләр белән билгеләп үтү гүзәл традициягә әверелде. Ул Калинин исемендәге колхозда да ел саен оешканлык белән, чын-чыннан хезмәт бәйрәме буларак үтә. Быел да мәскәүлеләрнең чакыруы хуҗалыкта зур энтузиазм белән каршыланды һәм ул, һичшиксез, удар эш белән, авылның барлык кешеләре катнашында узачак.
Р. Шәмсиев,
партия оешмасы секретаре.
Үр менүе җиңелме?
Шушы көннәрдә районыбызның барлык үзара ярышучы һәр ике хуҗалык вәкилләре, бер-берсенең товарлыклы-сөтчелек фермаларында булып, кышлатуның барышын тикшерделәр. Соңыннан үткән терлекчеләр җыелышында беркем дә читенсенеп тормады, үз фикерен, тәкъдимен әйтте. Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, үпкәләүчеләр, кәефе кырылучылар булмады. 
Ф. Ермаков. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев