Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә 

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

7 сентябрь 
Өстәлләрдән бал өзелмәс 
Шәхси хуҗалык лардан бал хәзерләү уңышлы дәвам итә. Бу эштә Яңа Усы авылы гражданнарының ярдәме зур булды. Хәзерләүче Н. Шәрәфиев авыл халкыннан барлыгы 17 центнер бал сатып алды һәм үзенә җиткерелгән заданиене күпкә арттырып үтәде. Михайловка авыл со¬веты буенча хәзерләүче З. Гәрәев тә бу эшне уңышлы хәл итте. Шәхси хуҗалыклардан хәзерләнгән бал районыбыз магазиннарына сатуга чыгарыла. 
Җ. Абдуллина, 
район хәзерләүләр 
конторасы экономисты. 
Төгәлләдек 
Киеренке булды быелгы урак. Ниһаять, олы җиңү – колхозыбыз урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләде. Моңа, барыннан да элек, 4000-3300 центнер ашлык суктырган комбайнчыларыбыз М. Лобанов, В. Кривошеев, Г. Рәхимкулов һ.б., шоферларыбыз А. Боздунов, Ә. Сәлахов, Х. Ханов һ. б. һәм дистәләгән кешенең хезмәт өлеше керде. Якын көннәрдә дәүләткә ашлык сату планы да үтәләчәк. Бүгенге көнгә кукуруз силосы салу да төгәлләнде. 
А. Жданова, 
“Маяк” колхозы 
бухгалтеры. 
10 сентябрь 
Үзебез чәчкән кырлар буйлап 
Колхозда ике комсомол-яшьләр экипажы төзелде. Басуга чыкканнан бирле озынайтылган сменада эшлибез. Хезмәт көне иртәнге сәгать 6дан кичке 11ләргә кадәр дәвам итә. Эшебез ничек кенә авыр булмасын, кичләрен культура йортына чыгарга, төрле чара¬лар үткәрүдә дә катнашырга вакыт табыла. 
Яшь игенчеләр арасында социалистик ярыш киң җәелде. 
Ф. Минһаҗев, 
М. Вахитов исемендәге 
колхоз комсомол оешмасы секретаре. 
12 сентябрь 
Җәйнең матур көннәрендә 
Быел Бөек Җиңүнең 40 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан район пропагандистлары арасында рефератлар конкурсы уздырылды, анда минем эшем бе¬ренче урынга лаек табылды. ВЛКСМ райкомы мине Болгария һәм Румыниягә льготалы путевка белән бүләкләде. Моңа бик шатландым, чөнки тугандаш болгар һәм румын халыкларының яшәешен, тормышын, культурасын күреп кайту – үзе бер бәхет. Чит илдә йөргән вакыт яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивале алды көннәренә туры килде. 
Р. Биктимерова, 
Метрәй урта мәктәбе 
укытучысы. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев