Бу көнне Мөслимдә
Социалистик Ватанны саклауда, Кызыл Армиянең көчен ныгытуда актив төстә һәм оешкан рәвештә катнашу турында ТАССР Верховный Президиумы мөрәҗәгате Тойгелде авылы пионерлары һәм укучылары арасында көчле рухлану тудырды. Алар печән киптерәләр һәм җыялар.
Пионерлардан С. Тәхәүов, С. Сабитов, Ә. Җәлилов, Җ. Ганиев, З. Җәләлов колхозга аеруча актив булышалар. Укучылар шулай ук телефон чыбыкларын саклауда ярдәм итү бурычын үз өсләренә алдылар.
К. Җәлилов.
17 июль, 1941 ел.
Оборона фондына
Мөслим урта мәктәбе укытучылары оборона фондына, сугыш беткәнгә кадәр, һәр ай саен бер көнлек хезмәт хакын биреп барырга булдылар. Укытучылар 3000 сумлык заем облигацияләрен оборона фондына бүләк иттеләр. Иптәш Исхаков һәм иптәш Бәдретдинова – 500 сумлык, иптәш Григорьева 400 сумлык заем облигацияләрен бирделәр.
Григорьев.
14 август 1941 ел.
Кызыл Армиягә – җылы киемнәр
“Дусай” колхозы колхозчылары батыр сугышчыларыбызга җылы киемнәр әзерләү буенча актив эш алып баралар. Алар үзләре әзерләгән яңадан-яңа бүләкләрен китерәләр. Өч улы Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче Латыйп бабай Әхмәтҗанов, Х. Шакирова, Х. Солтанова иптәшләр – берәр пар яңа киез итек, 75 яшьлек Низам бабай Гыйльметдинов биш тире тапшырдылар. Башка колхозчылар да, батыр фронтовикларга җылы киемнәр әзерләү буенча актив эш алып баралар. Соңгы өч атна эчендә генә дә район складына 55 тире, өч яңа киез итек, бер сырган чалбар тапшырылды.
М. Афзалов.
Ә. Шәрипов, М. Әхмәтҗановның “Утлы
еллар аша” китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев